Врачлар эшкә килә
Район үзәк больницасына тагын ике яшь врач эшкә урнашкан. Лениногорскидан килгән Эльмира Минһаҗева белгечлеге буенча эпидемиолог, ә районга килен булып төшкән Евгения Островская - гомуми практика врачы. Аларга, авыл җирендә эшләргә теләк белдерүче яшь табибларга, дәүләт 1 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирәчәк. "Әлеге программа нигезендә бездә моңа кадәр...
Район үзәк больницасына тагын ике яшь врач эшкә урнашкан.
Лениногорскидан килгән Эльмира Минһаҗева белгечлеге буенча эпидемиолог, ә районга килен булып төшкән Евгения Островская - гомуми практика врачы.
Аларга, авыл җирендә эшләргә теләк белдерүче яшь табибларга, дәүләт 1 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирәчәк.
"Әлеге программа нигезендә бездә моңа кадәр дә ике врач: Денис Егоров һәм Айгөл Гыйззәтуллина эшкә урнаштылар, - ди район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров. - Киләчәктә тагын килүчеләр булыр дип өметләнәбез. Бүген безгә аеруча эндокринолог һәм рентгенолог бик кирәк".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев