Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә булачак зур күпер өчен субайлар кагалар

Зур Чирмешән елгасы аша район үзәгендә төзелүче төп күпернең субайларын кагалар.

Әлеге корылма нык, куркынычсыз булырга тиеш, шуңа күрә бетон субайларның да 14, 15, хәтта 16 метрлыларын урнаштыралар. Алар өчен башта җирне бораулап, аннары махсус техника белән сугалар. Бу объектта 50шәр тонналы техникалар да кулланыла.


– Биредә 120 субай булачак, беренчеләрен ике атна элек үк урнаштырдык, – ди күпер төзелешендә эшләүчеләрнең берсе Алексей Елдашев. – Әлегә без монда унлап кеше, соңрак тагын байтак төзүче киләчәк.

Подрядчы оешма Алексеевскидан. Алар чирмешәнлеләр өчен бик кирәкле, тулаем 130 метр озынлыктагы күпер төзелешен якынча киләсе елда файдалануга тапшырырга тиеш, аны төзүгә 163 миллион сум акча бирелә.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X