Урта яшьтәгеләр эшкә мохтаҗ
Район мәшгульлек үзәгендә бүген 159 кеше эшсез буларак исәптә тора (былтыр бу чорда - 150). Эшсезләрнең 15се - югары, 35се - урта һөнәри, 58се башлангыч һөнәри белемле. 45 эшсез - урта, 6сы төп мәктәпне тәмамлаган. Аларның күбесе - авыллардан. Үткән елның бу чорында эшсезләргә бары 4 кенә вакансия тәкъдим ителсә,...
Район мәшгульлек үзәгендә бүген 159 кеше эшсез буларак исәптә тора (былтыр бу чорда - 150).
Эшсезләрнең 15се - югары, 35се - урта һөнәри, 58се башлангыч һөнәри белемле. 45 эшсез - урта, 6сы төп мәктәпне тәмамлаган. Аларның күбесе - авыллардан.
Үткән елның бу чорында эшсезләргә бары 4 кенә вакансия тәкъдим ителсә, быел аларга 58 эш урыны бар. Вакансияләрнең күп тәкъдим ителүе эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә торып эшләү белән бәйле, дип аңлаттылар мәшгульлек үзәге белгечләре.
Эшсезләрнең күпчелеге - урта яшьтәгеләр. Аларның 19сына 25-29 яшь, пенсия яшенә җитәргә 2 ел калучылар -16, 20-24 яшьтәгеләр - 14, 18-19 яшьтәгеләр 2 кеше. Эшсезләр арасында 8 инвалид та бар. 31 эшсез, шуларның 21е хатын-кыз, елдан артык эшсез торганнан соң эш эзләп мөрәҗәгать иткән.
2012 елда мәшгульлек үзәгенә килгән 1154 кешенең 515се эш эзләүче буларак теркәлгән. 380се эшсез дип табылган һәм аларга эшсезлек буенча пособие билгеләнгән. Эшсезлек буенча пособие 850 сумнан ким һәм 4900 сумнан артык була алмый.
Ел дәвамында 354 кеше эшкә урнаштырылган, шуларның 117се - яшүсмерләр. 21 кеше мәшгульлек үзәге аша бирелүче субсидия хисабына үзенең шәхси эшен башлап җибәргән. 33 эшсез үзәк аша яңа, өстәмә һөнәр үзләштергән, 3се әле укуын дәвам итә. Агымдагы елда да төрле курсларда укып һөнәр алырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев