Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Урманасты Үтәмештә яшәүче ир-ат әнисенә кул күтәргән

01Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135нче янгын частеннан белештек. 02Августның ахыргы көннәрендә һәм сентябрь башында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 33 хәбәр кергән. Бу вакыт аралыгында 7 җинаять эше кузгатылган, 3 җинаять ачылган. Урманасты Үтәмеш авылында яшәүче ир кеше аракыга акча даулап әнисенә кул күтәргән өчен закон алдында җавап бирәчәк....

01Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135нче янгын частеннан белештек.

Житель Подлесного Утямыша поднял руку на мать02Августның ахыргы көннәрендә һәм сентябрь башында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 33 хәбәр кергән. Бу вакыт аралыгында 7 җинаять эше кузгатылган, 3 җинаять ачылган.
Урманасты Үтәмеш авылында яшәүче ир кеше аракыга акча даулап әнисенә кул күтәргән өчен закон алдында җавап бирәчәк.
Кече Чегодай авылында яшәүче хатын-кыз, исерек хәлдә, Чирмешәндә Күтәмә авылыннан булган икенче хатын-кызга карата хулиганлык гамәлләре кылган.
Административ күзәтү астында булып, яшәү урынын рөхсәтсез калдырып киткән ир-атка да җавап бирергә туры киләчәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 44 машина йөртүчене ачыклаган. Бер атнада матди зыян белән 3 юл-транспорт һәлакәте булган.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 12 административ беркетмә төзегәннәр.
03 Ашыгыч медицина ярдәме үткән ял көннәрендә 37 тапкыр юлга чыккан.
Бу ике көндә генә дә 10 кеше көнкүрештә алган имгәнүләр белән килде. Чакыртуларның күбесе - югары артериаль басымнан интегүчеләр янына.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 43 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ җиһазларын ремонтау һәм көйләү белән бәйле булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция Урманасты Үтәмеш Чирмешән авылы