Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновка мәктәбендә теплицалар бар. Күгәрчен оясы да булачак.

Ульяновка урта мәктәбе укучылары токымлы күгәрченнәр үрчетү белән шөгыльләнмәкчеләр. Балаларга мондый бүләкне мәктәпнең элеккеге укучысы, бүген Төмән өлкәсендә яшәүче эшмәкәр Александр Ермолаев ясаган. Ул авылга 40 күгәрчен алып та кайткан. Хәзер кошлар өчен өй ясыйлар. Аны мәктәп территориясендә урнаштырачаклар. -Александр Васильевич безгә гел ярдәм итеп тора, - ди Ульяновка мәктәбе...

Ульяновка урта мәктәбе укучылары токымлы күгәрченнәр үрчетү белән шөгыльләнмәкчеләр.


Балаларга мондый бүләкне мәктәпнең элеккеге укучысы, бүген Төмән өлкәсендә яшәүче эшмәкәр Александр Ермолаев ясаган. Ул авылга 40 күгәрчен алып та кайткан. Хәзер кошлар өчен өй ясыйлар. Аны мәктәп территориясендә урнаштырачаклар.

-Александр Васильевич безгә гел ярдәм итеп тора, - ди Ульяновка мәктәбе директоры Николай Иванов. - Мәктәпкә теплица да бүләк итте, 100 мең сум акча да бирде. Аның бер өлешенә яхшы укучы, актив балаларга бүләкләр алдык, тагын бер өлешен техник җиһазлар алуга юнәлдердек.

Хәзер мәктәп территориясендә өч теплица бар. Өчесен дә мәктәпне тәмамлаучылар бүләк иткәннәр. Берсен Ермолаев акчасына алсалар, икенчесен бертуган Прокофьевлар куйган. Соңгысын, Мәскәүдә яшәүче Зинаида Дютина әле быел гына бүләк иткән. Сосновка мәктәбе укытучысы Людмила Прокопьева да мәктәпнең 100 еллык юбилеена әзерлек эшләренә үз өлешен керткән, кирәк- яракка тотарга 5 мең сум акча биргән.

-Авылдагы ДОСААФ автомәктәбе җитәкчелеге агымдагы ремонтка дип быел 20мең сум акча бирде,- ди мәктәп директоры. - Форсаттан файдаланып, аларга һәм безгә ярдәм иткән башка укучыларыбызга рәхмәтемне белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined