Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәт егете көрәш буенча Россия һәм дөнья чемпионы булырга хыяллана

Яз җитү белән халык Сабан туена җыена башлый, үткән еллардагы бәйрәмне, көрәшнең төп батырларын искә төшерә. Мин дә, былтыргы район Сабан туе батыры, Туймәт егете Марат Кәримов белән әңгәмә корып алдым.

-Марат, гадәттәге бәйрәм вакыты үтеп бара, ә көрәшче йөрәге ниләр кичерә?

-Йөрәк Сабантуй көтә. Җәй ахырларында булса да бәйрәм оештырылыр дигән өмет бар әле.

-Күнегүләр белән хәлләр ничек?

-Коронавирус белән бәйле, спорт залларындагы күнегүләр тукталды, шулай да үз өстемдә эшне туктатмаска тырышам, өйдә шөгыльләнәм.

-Марат, көрәш белән ничә яшьтә шөгыльләнә башладың?

-6 яшемдә абыйга ияреп мәктәпкә, күнегүләргә йөрергә тотындым. Олы абыем Илнар 10 класста укый иде. Көрәш белән кызыксынучы бер төркем авыл малайлары мәктәп спорт залына җыелып, анда үзлекләреннән шөгыльләнделәр. Кайбер көннәрдә  абый мине алып бармый иде, шуңа елаганым дә хәтердә әле.

-Беренче тренерың кем?

-Кызганыч, бүген аның исемен әйтәндә дә күңел тула, Ильяс абый Галимов иде. Аны бик иртә югалттык шул. 2007нче елларда ул районга кайтты, Туймәттә дә көрәш түгәрәге оештырып җибәрде. Ул көрәшнең нечкәлекләрен, серен өйрәтте дә инде. 2011 елда Ильяс абый Әлмәткә киткәч, тренерсыз калдым. Көрәшне ташлыйсы килми, әти (инде мәрхүм), әни белән киңәштек тә, 9 классны Әлмәттә дәвам иттем, күнегүләргә йөрдем. Мин шуннан бирле “Ак Бүре” көрәш федерациясе составында Әлмәт командасы өчен көрәшәм. Команда әгъзаларына матди ярдәм бирелә. Казанда югары уку йортында белем алганда да көрәшне, күнегүләрне туктатмадым, ярышларда  катнаштым.

-Тәүге тапкыр келәмгә чыкканың хәтердәме?

-Миңа ул вакытта 6-7 яшьләр булгандыр, 29 килограмм авырлыктагы малайлар арасында көрәшкәнемне яхшы хәтерлим. Чирмешәндә узган турнирда үз авырлыгымда икенче урынны алган идем. Шундый беренче буласым килгән иде... Яңа Чишмәдә узган финал уеннарында бездә мине җиңгән малайны тәки “ектым”.

-Беренче зур җиңүең кайчан булды?

-Республика күләмендәге зур бәйге – Шәймиев турнирында үз авырлыгымда беренче урында булдым. Акчалата бүләк алдым. Күләмен хәтерләмим, тик ул вакыт өчен аз түгел иде.

-23 яшьлек көрәшченең киләчәккә планнары нинди?

-Казан энергетика университетында укыганда, 2016 елда Татарстан республикасы чемпионы булдым. Киләчәктә Россия һәм дөнья чемпионы булу хыялы белән яшим.

-Нинди зур бәйгеләрдә катнашасың?

-Гадәттә, республикада ел саен, көрәш буенча дүрт күләмле ярыш оештырыла.  Аларның барысын да көтеп алам. Быел, коронавирус белән бәйле, Данил Галиев истәлегенә оештырылучы турнир уздырылмады.

-Көрәшнең, спортның файдасы күбрәкме, әллә - зыянымы?

-Спорт организмга файдалы, тик бәйгеләр, күнегүләр вакытында имгәнүләр дә алырга туры килә шул. Матди ягы да бар көрәшнең. Студент вакыттан бирле үз автомобилемдә йөрим, дөрес, әти-әни дә булышты.

-Марат, ярышларда синең өчен кем җан ата?

-Әни, абыйларым. Илнар абыйның көрәштән китүенә берничә ел. Ул минем киңәшчем һәм терәгем.

-Гаилә хәлең, эш урының белән дә таныштыр инде.

-Әлегә өйләнмәгән, Әлмәт шәһәрендә “Татсталь” фирмасында участок начальнигы булып эшлим.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев