Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәт агачларга күмелер

Бөтенроссия "Урман утырту көне" кысаларында "Үз агачыңны утырт!" акциясендә Туймәт халкы аеруча актив катнашкан. - Алар "Чирмешәнурман" оешмасы питомнигыннан 1200 төп агач үсентесе алып киттеләр,- ди Чирмешән урманчылыгы лесничие Ривгать Мотыйгуллин. Акция үткән көннәрдә Лашманда- 400, Ульяновка урта мәктәбендә-300, "Чирмешәнурман" оешмасында-150, автотранспорт предприятиесендә-100, Чирмешән урманчылыгында-70, Чирмешән лицеенда һәм Күтәмәдә 50шәр...

Бөтенроссия "Урман утырту көне" кысаларында "Үз агачыңны утырт!" акциясендә Туймәт халкы аеруча актив катнашкан.


- Алар "Чирмешәнурман" оешмасы питомнигыннан 1200 төп агач үсентесе алып киттеләр,- ди Чирмешән урманчылыгы лесничие Ривгать Мотыйгуллин.

Акция үткән көннәрдә Лашманда- 400, Ульяновка урта мәктәбендә-300, "Чирмешәнурман" оешмасында-150, автотранспорт предприятиесендә-100, Чирмешән урманчылыгында-70, Чирмешән лицеенда һәм Күтәмәдә 50шәр төп үсенте утыртканнар.

Райпо, үзәк больница, газ хезмәте, "Россельхозбанк"ның өстәмә офисы, Саклык банкының район бүлеге хезмәткәрләре дә үз оешмалары тирәсен яшелләндерүдә активлык күрсәткән. Нарат, чыршы, каен, миләш, корычагач, Саба питомнигыннан кайтарылган себер карагачы яхшы тамыр җибәреп, зур булып үсәр, дип өметләник.

Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Акцияләр

2
X