Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодай авылында яшәүче гаиләне зөбәрҗәт туе белән котладылар

Түбән Чегодай авылында яшәүче Фатыйх һәм Рәсимә Дәүләтшиннар 55 ел бергә гомер итәләр. Ярты гасырдан күбрәк гаилә тормышында сөенече дә, көенече дә аз булмагандыр. Ләкин әле бүген дә ир белән хатын бер-берсенә терәк булып яшиләр.

Аларның туу урыннары гына түгел, язмышлары да уртак, бер төрле – сугыш чоры балалары. Сугыштан соңгы елларның бар авырлыкларын үз җилкәләрендә татып үскәннәр.

Фатыйх белән Рәсимә 1967 елның 20 октябрендә гаилә коралар. Бер авылда туып үскән яшьләр бер-берсен яхшы беләләр, шуңа да алар озак очрашып йөрми, бер-ике тапкыр күрешеп сөйләшәләр дә, язылышалар. Егет сөйгәнен әти-әнисе йортына алып кайта.

– Җиккән атка утырып Иске Үтәмеш авылына менеп, никахыбызны теркәдек, – ди Рәсимә апа. – Шул көннән 55 ел узып та киткән, бар гомер эштә үтте. Төрле чаклар булды, тормыш бит, гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, әмма, Аллага шөкер, кеше телендә булмадык. 9 ел каената, 20 ел каенана белән яшәдем, аларны олылап соңгы юлга озаттык.

Фатыйх абый да, Рәсимә апа да гомер буе авыл колхозында эшлиләр, гаилә башлыгы машина йөртә, хуҗабикә терлекчелек тармагында хезмәт куя.

Дәүләтшиннар өч бала: ике кыз, бер ул үстерәләр. Алар да хезмәт белән чыныгып үсәләр, төрле һөнәрләр үзләштереп, үз гаиләләрен коралар. Ләкин барысы да матур гына гөрләп барганда, төп йортта бергә яшәүче киленнәре Айсылу авыр чирли һәм 29 яшендә гүр иясе була. 6 яшьлек Айгөл әнисез, Фәнис хатынсыз кала. Тик аңа да озак яшәргә язмаган, ике еллап элек Фәнис кинәт авырып китә, табиблар аны коткарып кала алмый.

Бүген Айгөл инде студент, Алабугада, педагогика институтында һөнәр үзләштерә, иң якын кешеләре – әбисе белән бабасы янына еш кайтып йөри.

– Әти-әниебезнең шундый киң күңелле булулары - зур байлыгыбыз. Гомер буе дус-тату яшәүләре, намуслы хезмәт итүләре – безнең өчен үрнәк, – диделәр әти-әниләрен бәйрәм белән котларга кайткан балалары. - Аларга киләчәктә дә исәнлек-саулык, тигез тормыш, безне гел шулай шатландырып яшәүләрен теләп калабыз.

Фатыйх абый белән Рәсимә апаны гомер бәйрәмнәре белән район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлназ Закирова да өйләренә килеп котлады, бүләкләр тапшырды.

 

Гөлсирә Шәрифуллина  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев