Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдән Низамовларның казлары көзгә төрле шәһәрләргә “оча”

Түбән Кәминкәдә көзгә каз өмәләре бик еш булыр кебек.

Ралия һәм Габбас Низамовлар йортында гына да 120 каз бәпкәсе үсеп килә. Бер-ике атнадан алар су буена китәчәк, әлегә бәләкәй кошлар таздагы суда гына коена.

-Былтыр 50 баш каз үстергән идек, быел күбрәк алдык бу кошларны, - ди чирәмдә бәпкәләр саклаучы Ралия апа. – Ике атналык “сары йомгакларны” Лаештан барып алдык.

Ралия апа бәпкә саклауны төштән соң оныкларына тапшыра. Мәктәптән соң бәпкәләр янында - Айгөл, Азат, Азамат. Кечкенә кошларга әлегә махсус катнашазык ашаталар, бераз үскәч - бәрәңге пешереп - бутап бирәләр.

-Бәрәңге дә, фураж да җитәрлек, берәр айлык булгач, бутаганны бик яратып ашыйлар. Азык әзерләү өчен махсус мичебез бар, - ди хуҗабикә. – Су буена куа башлагач, эш күпкә җиңеләя.

Низамовлар йортында әле тагын 22 баш үрдәк тә бар.

-Алары тиз өлгерә, 70 көннән үрдәкне суярга була. Гадәттә, бу кошларны сентябрьдән калдырмыйбыз. Түшкәләрне куярга зур тыңдыргычларыбыз бар, - ди якташыбыз. – Ә менә казларны декабрьләргә кадәр симертәбез.

Менә шул вакытта Низамовларда каз өмәләре ешая да инде. Бу көннәрдә аларда бер бәйрәм төсле була, дуслар, туганнар бергә җыелышып каз йолкыйлар.

-Түшкәләрне балаларга, туганнарга бирәбез, үзебездән артканын сатабыз да, - ди Ралия апа.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев