Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдән Хәсәншиннарда быел каз өмәсе озаккарак сузылыр

Түбән Кәминкә авылы урамнарында инде зур ук үскән каз бәпкәләре күбәйде. Күпчелек бу кошларны 20-25 данә алса, Ралия Низамоваларда алар 60 баш. Ә Флера һәм Салих Хәсәншиннар быел аларны 100 баш ук үстерергә ниятләгәннәр.

- Апрель урталарында Мактамага барып, өч атналык каз бәпкәләре алып кайттык, - ди Флера Хәсәншина. - Башка елларны 50-60 баш үстерә идек, быел кошларның санын арттырырга булдык. Гаиләбез зур, булышучылар бар, аннан соң ишле гаиләгә күп кирәк бит. Урын иркен, капка төбендә чирәм йолкучы бәпкәләрне кайнанам да, балалар да саклый. Аллага шөкер, бик матур үсәләр. Бераз соңрак, су җылына төшкәч, кошларны су буена төшерәбез, бездән ерак түгел инеш ага, анысы да бик җайлы.

Хәсәншиннар, бәпкәләрне тизрәк үстерү өчен, ярдырылган бодай белән арпага катнаш азык та кушалар. Әлеге витаминлы азык яшь кошлар организмын ныгыта, аны кушкач азыкны да яратып ашыйлар икән. Инде бәпкәләргә пешкән бәрәңге белән фураж да бутап бирә башлаганнар.

- Каз түшкәләренә, эч-башларына да хуҗа эзләп базарларда йөрмибез, туганнар, танышлар өйдән килеп алып бетерәләр. Былтыр сатылып беткәч тә сораучылар күп булды, шуңа быел күбрәк үстерергә булдык. Каз өмәләре уздыру үзе бер бәйрәм, туганнар, танышлар белән очрашуга бер сәбәп. Үткән көздә казларны 2-3 көндә йолкып бетердек, - ди хуҗабикә. - Күпләп яшь кош алучыларга дәүләтебез субсидия дә бирә бит, быел документлар тапшырдым әле, ярдәм артык булмас.

Бу гаилә кошлар үстерү белән генә чикләнми, өч баш сыерлары да бар. Сөт сатып та гаилә бюджетын баеталар. Күп балалы, тырыш гаилә, авыл җирендә эш юк, хезмәт хакы кечкенә дип тормый, үз көчләре белән көн күрәләр, балалары да эш белән тәрбияләнә.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X