Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә ветеранын бәйрәм ясап котладылар

Безнең кадерле әниебез, яраткан әбиебез, Түбән Кәминкә авылында яшәүче, 35 ел буе балаларга белем биреп, лаеклы ялга чыккан ветеран укытучы Сәгъдиева Бибинур Мостафа кызына 90 яшь тулды.

Юбилярны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина авылга килеп, Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.

Үзенең укытучысын Түбән Кәминкә мәктәбе директоры Әхтәм Мусин да котлады.

Бәйрәм бик озакка сузылды. Әнибезне котларга биш баласы, күп санлы оныклары, оныкларының балалары, бертуган энесе, сеңелләре, бер туганнардай якын күршеләре дә җыелган иде. Бу хакта редакциягә менә шундый эчтәлекле хат килде.

“Әниебезнең гомер бәйрәмен шулай матур итеп үткәрү өчен тырышкан һәркемгә, район җитәкчелегенә дә рәхмәтебезне җиткерәбез”, - диләр юбилярның балалары һәм оныклары.

фото: Гөлнара Сибгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев