Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә җирлеге башлыгы урамнарны үзе кардан чистарта

Узган ел откан 1 миллион сум грант акчасына Түбән Кәминкә авыл җирлегенә көпчәкле трактор алганнар. Бүген ул техникага эш тә бар - урам юлларын кардан чистарталар. Тракторга җирлек башлыгы Рәдиф Халиков үзе утыра. Аны һәм җирлек халкын район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да мактап узды. Гражданнар җыенына килеп, ул Кара Чишмә...

Узган ел откан 1 миллион сум грант акчасына Түбән Кәминкә авыл җирлегенә көпчәкле трактор алганнар. Бүген ул техникага эш тә бар - урам юлларын кардан чистарталар. Тракторга җирлек башлыгы Рәдиф Халиков үзе утыра.


Аны һәм җирлек халкын район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да мактап узды. Гражданнар җыенына килеп, ул Кара Чишмә һәм Түбән Кәминкә халкының уй-кичерешләреннән хәбәрдар булды.

-Шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу буенча сез районда иң яхшы эшләүче, моның өчен зур рәхмәт, -диде Фердинат Мидхәт улы. -Килешәм, соңгы вакытта сөт бәясе төште, әмма бу бездән генә тормый. Мөмкин кадәр сезгә булышырга тырышабыз. Мини-фермалар төзүгә бушлай керамзит блоклар, күп сыер асраучыларга сыер саву аппаратлары бирәбез, дәүләт субсидияләр белән ярдәм итә. Әйе, республикадан, тана алучыларга - 15, ә район 10 мең сум акча бирә, читтән алганда бу сумма тагын да югары. Дөрес, аның тәртибе, таләпләре бар. Кәгазь, акча эше закон кысаларында башкарылырга тиеш. Әнә берәү былтыр аты өчен субсидия исемлегенә эләкмәгән, икенче берәү сыер саву аппараты көтә. Бу нәкъ менә документлаштыру белән бәйле.

Авыл хуҗалыгына, шәхси хуҗалыкларга, мал асраучыларга дәүләт ярдәме турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатинның чыгышыннан соң байтак мәсьәләгә ачыклык керде.

Түбән Кәминкәдә узган җыенда әйтелгәнчә, Түбән Кәминкәдә һәм Кара Чишмәдә 2017 елгыдан да 27гә күбрәк, ягъни 558 баш мөгезле эре терлек асрала, 221се - сыер. Былтыр шәхси хуҗалыклар 492 тонна сөт сатып, тулаем 9 миллион 200 мең сумлык керем алганннар, иттән кергән акча 24 миллион сум чамасы.

Мондый тырыш халыкка дәүләт ничек булышмасын ди?! Нефтьчеләр дә өлеш чыгара. Әлеге средстволарга ике авылда да мәдәният йортлары төзекләндерелә, ике мәктәп, Кара Чишмәдә балалар бакчасы капиталь ремонтланган. Түбән Кәминкә врачлык амбулаториясендә дә төзүчеләр эшләгән. Юлларны рәтләгәннәр, ике уен мәйданчыгы ясаганнар. Зиратлар, урамнар чистарган, үләт базы ясалган.

Җирлек башлыгы әйтүенчә, эшлисе эшләр дә байтак. Авылларга алып керүче һәм авыл эчендәге берничә урам юлы ремонтка мохтаҗ, мәктәп котельныйлары тузган, амбулаториядә ремонтны төгәллисе иде. Һәйкәлләрне матурлыйсы, мәчетләрне тышлыйсы бар. Түбән Кәминкәнең Заречная урамында суның сыйфаты начар, аны яңа скважина бораулап, торбалар салып башка җирдән китерсәң генә, шул ук авылда мәктәп янындагы пандус җайсызрак, бинага инвалид бала коляскада үзе генә керерлек түгел.

Җирлек җитәкчелеге бу хакта белә, чаралар күрергә тырыша. Ике авылның да мәдәният йортларында баян, гармун юк икән, әмма булачак, район җитәкчесе бу проблеманы чишүдә булышлыкка өметләндерде.

Башка кайбер сораулар да булды. Шәхси характердагы. Әдәпле итеп, тыныч кына сорыйлар, килешә, юл куя беләләр.

Түбән Кәминкәдә җыеннар, гомумән, ел да тыныч, эшлекле уза. Кайбер авылларда бит, гаеп итмәсеннәр, бер-ике исерек микрофон сорый башлый, теләсә нәрсәдә гаепләп, җыелышның ямен җибәрә. Кайбер авылларда...

Җыенга кадәр мин Түбән Кәминкәнең барча урамнарын карап чыктым. Шәп йортлар күп биредә, әмма яшәргә яраксызларының да аз булмавы сискәндереп куйды. Картайган икән бу авыл. Монысы начар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Түбән Кәминкә кардан чистарта урамнарны җирлеге башлыгы