Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсендә матбугатка язылу планы 56 процентка үтәлгән

Башка элемтә бүлекчәләре белән чагыштырып караганда, агымдагы елның икенче яртысында алдыру өчен, матбугат басмаларына язылу Түбән Кармалка, Түбән Кәминкә, Ивашкино бүлекчәләрендә яхшы бара, иң түбән күрсәткеч - Яңа Элмәледә.

Вакыт аз калса да, башка бүлекчәләрдә дә газета-журналларга заказ бирүчеләр, кызганыч, әлегә күп түгел.

Лашман элемтә бүлекчәсе начальнигы Рушания Миһманова әйтүенчә, монда икенче яртыеллыкка район газетасына 150 дән күбрәк квитанция тутырылган.

- Авылдашлар беренче чиратта “Безнең Чирмешән”гә языла, - ди элемтә бүлекчәсе җитәкчесе. - “Акчарлак ”, “Безнең гәҗит ”, “Ирек мәйданы” газеталарын да үз итәләр. Әйтик, Әмирдән Фәнзирә Садриева, Лашманнан Фәридә Яруллина ел саен берничә басмага заказ бирәләр. Планны үтәрбез дип өметләнәбез. Бүген 267 йортка район газетасы килә.

Кармыш элемтә бүлекчәсе өч: Кармыш, Әккәрәй һәм Әшәлче  авылларына хезмәт күрсәтә.  Бүген 198 адреска район газетасы килә, агымдагы елның икенче яртыеллыгына 111 заказ карточкасы тутырылган.

- Хат ташучылар бик тырышып эшлиләр, - ди элемтә бүлекчәсе начальнигы Наилә Фәхрисламова. – Халык белән дә аңлашып эшлибез, араларында газета-журналларны укырга яратучылар  күп. Бу яктан Әккәрәй авылы халкы аеруча актив. Рәхмәт аларга.

Яңа Элмәледә бүген 170 йортның 87се район газетасын алдыра, киләсе яртыеллыкка әлегә 30 данәгә заказ биргәннәр.

- Матбугатка язылу әлегә сүлпәнрәк бара шул, - ди элемтә бүлекчәсе начальнигы Ирина Ильмендеева. – Дөрес, кайберәүләр, әйтик, Галина Павлова, Алефтина Иванова, гел беренчеләрдән булып язылалар, алар берничә басмага заказ карточкасы тутырдылар да, башкалар бу эшне соңыракка калдыралар.

Ульяновкалылар бу кампаниядә гел алдынгылар сафында булалар иде.

- Бүген 138 данә басмага заказ алдык, шул исәптән 73 се район газетасына, - ди элемтә бүлекчәсе начальнигы Надежда  Елистратова. – Беренче яртыеллыкта район газетасына 150 заказ карточкасы тутырылган иде. Кызганыч, еш кына безгә район газетасы җитәрлек күләмдә килми, бу уңайдан газетага язылучылар дәгъва белдерәләр.

Әлегә элемтә бүлекчәсе авыл җирлегендә урнашкан биш авылга хезмәт күрсәтә. Биредә тәҗрибәле, уңган хат ташучылар хезмәт куя.

Почта хезмәтенең райондагы участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдинова әйтүенчә, бүгенгә 3071 данә басмага заказ алынган (планның 25 проценты кадәр), шул исәптән 1365 данәсе - район газетасына.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев