Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодай авылы егетләре авылдашларын сөендерделәр

Түбән Чегодай авылында Кыш Бабай балаларга һәм өлкән яшьтәге әби, бабайларга тәмле ризык-күчтәнәчләр таратты. Мандарин, хуш исле чәй, татлы конфетлар – бу аларга авылдашлар бүләге.

14 яшькә кадәр булган 30 бала һәм 85 яшьне узган өлкәннәр, авыррак хәлдәге инвалидлар -15 кеше әлеге күчтәнәчләр ияләре булганнар.

-Тәм-томнарга акчаны Чирмешәндә яшәүче авылдашларыбыз – Фәрхать Мортазин, Равил Галләмов, Фәрит Гыйниятуллин, Мәсхүт Хөсәенов җибәргән, кибетчебез Әнисә Гатина исә пакетлар ясап бирде. Игелекле авылдашларыбызга бик зур рәхмәт, - ди Түбән Чегодай авылы мәдәният йорты директоры Гүзәл Хәмидуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев