Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Сөлчә” җәмгыяте үз эшчеләренә бушлай тонналап бөртек биргән

“Сөлчә” җәмгыятендә быел иң күп бөртек суктырган Алексей Симухинны хуҗалык идарәсе 4 центнерлы үгез белән бүләкләгән.

“Полесье” комбайнын йөртүче уңган, тәҗрибәле механизатор симез бу үгезне итлеккә тота.

Җир сөрүдә алдынгы Фаил Әхмәтҗанов бушлай 3 тонна бөртек алган. ХТЗ тракторын җитештерүчән эшләткән ул, моңа бик лаек.

- Башка механизаторларга, машина йөртүчеләргә дә, хезмәтләренә хөрмәт йөзеннән, берәр тонна арпаны бушлай гына бирдек, ди җәмгыять рәисе Хәмзә Хаммәтов. – Хезмәт хакын да түләдек.

Биредә эшләүчеләр якын көннәрдә октябрь ае өчен хезмәт хакы алачак. Салымнар буенча бурычлары каплана бара. Киләсе елда иркен җитәрлек чәчүлек орлык хәстәрләп куйганнар, сөрелмәгән җир калмаган. Бөртеклеләрне көннәр коры вакытта җыеп алдылар. уңыш та яхшы. 500 гектарда уҗым бодае чәчелгән.

Хәмзә Ильяс улы әйтүенчә, бу көннәрдә культиваторларны төзәтәләр, ә тырмалар җәйге чорда ук әзерлек сызыгына куелган.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев