Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Соңгы көнгә калдырмыйлар

Лашман элемтә бүлекчәсенә агымдагы елның икенче яртысына 400 газета-журналга заказ оформить ителгән, шуның яртысыннан артыгы "Безнең Чирмешән"гә. 1200 данә матбугат басмасына заказ карточкасы тутыру йөкләнгән. Лашман элемтә бүлекчәсенә Лашман һәм Әмир авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Әмирдә Нурсинә Җиһаншина, ә Лашманда Мәрьям Кашапова һәм Рәмилә Абзалова иң яңа хәбәрләр белән газета-журналлар...

Лашман элемтә бүлекчәсенә агымдагы елның икенче яртысына 400 газета-журналга заказ оформить ителгән, шуның яртысыннан артыгы "Безнең Чирмешән"гә.


1200 данә матбугат басмасына заказ карточкасы тутыру йөкләнгән.

Лашман элемтә бүлекчәсенә Лашман һәм Әмир авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Әмирдә Нурсинә Җиһаншина, ә Лашманда Мәрьям Кашапова һәм Рәмилә Абзалова иң яңа хәбәрләр белән газета-журналлар тараталар.

- Безнең авылда район газетасы - иң популяр басма. Әйтик, мин бүген 200 йортка 400гә якын газета-журнал китерәм, шуның яртысы "Безнең Чирмешән",- ди инде 18 ел хат ташучы булып эшләүче Мәрьям Кашапова. - Икенче яртыеллык өчен дә инде 80 кеше район газетасына заказ карточкасы тутырды.

Ел саен Роза Шәрифуллина, Һәдия Билалова, Миннегаян Сафиуллина, Рөстәм Галимов матбугат басмаларына беренчеләрдән булып язылып куялар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined матбугатка язылу