Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Штрафын вакытында түләмәгән өчен, былтыр бер чирмешәнле кулга алынган

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 45 райондашыбыз 2018 елны штрафлар белән каршылады. Әлеге штрафларның гомуми суммасы 738 мең сумнан күбрәк. Машина йөртүче 25 кеше бер меңнән ун мең сумга кадәр бурычлы, ә 20 райондашыбызның - 10 мең сум һәм аннан да күбрәк әҗәте бар. Ике машина йөртүченең штрафлары 35 мең сумнан...

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 45 райондашыбыз 2018 елны штрафлар белән каршылады. Әлеге штрафларның гомуми суммасы 738 мең сумнан күбрәк.

Машина йөртүче 25 кеше бер меңнән ун мең сумга кадәр бурычлы, ә 20 райондашыбызның - 10 мең сум һәм аннан да күбрәк әҗәте бар. Ике машина йөртүченең штрафлары 35 мең сумнан да артып киткән, 27, 21, 15әр мең сум бурычлылар да байтак.

-Декабрь башында штрафларның гомуми күләме бер миллион 200 мең сум иде. Түләү срогы узган бурычлылар белән суд приставлары эшли, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - 30 мең сум штрафын түләмәгән берәүнең автомобиленә арест салынды.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тагын бер кат машина йөртүчеләрнең исләренә төшерә: штрафларны, карар үз көченә кергәннән соң, 60 көннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ материал тутырылганнан соң 70 көннән дә артыграк вакыт узгач та штраф түләнмәгән очракта гаепле административ җаваплылыкка тартыла. Тиешле материал суд приставларына тапшырыла, бу очракта штраф икеләтелә яки гаепле 15 тәүлеккә кулга алына яки мәҗбүри эшкә җибәрелә. Шуннан соң гына штрафны түләү барыбер җәзадан коткармый.

2017 елда ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре штрафларын вакытында түләмәгән кешеләргә карата беркетмә төзеп, суд карары нигезендә, бер кеше кулга алынган, 18 кеше мәҗбүри эшкә җәлеп ителгән, 84 машина йөртүченең штрафлары икеләтелгән.

-Юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф килде икән, башка проблемалар тудырганчы, вакытында түләгез, - ди Самат Нуриәхмәт улы.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кулга алынган былтыр бер чирмешәнле вакытында түләмәгән өчен Штрафын