Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Республикадан да ярдәм сорыйбыз

Бүген районыбызның кайбер авылларына барып җитү машина йөртүчедән зур осталык сорый. Чокыр-чакырларны ямагач, зур юллар бераз шомара, ә менә авылларга алып керүче һәм авыл эчләрендәге күпчелек юлларга ремонт кирәк. Әлеге проблема район үзәгендә дә бар. Бүген биредә берничә урамда юллар төзәтелде һәм бу эш әле дәвам итә. Юлчылар берничә урында...

Бүген районыбызның кайбер авылларына барып җитү машина йөртүчедән зур осталык сорый. Чокыр-чакырларны ямагач, зур юллар бераз шомара, ә менә авылларга алып керүче һәм авыл эчләрендәге күпчелек юлларга ремонт кирәк.

Әлеге проблема район үзәгендә дә бар. Бүген биредә берничә урамда юллар төзәтелде һәм бу эш әле дәвам итә.
Юлчылар берничә урында эшлиләр. Әйтик, Макаринский урамына асфальт түшәлде. Монда әле тагын бер кат асфальт җәячәкләр. Гагарин урамының универмаг янәшәсендәге юл да шомарып калды.
- Хәзер без Октябрь урамындагы юлны ремонтлыйбыз,- ди "Татнефтедор"ның райондагы идарәсе җитәкчесе Дамир Мәгъсумов.
Болардан тыш август-сентябрь айларында Титов урамының 13 һәм 15нче, XXII партсъезд урамының 46нчы йортлар тирәләрен төзекләндерәчәкләр.
Юлчылар район үзәгенең көнчыгыш микрорайондагы Юбилейный урамында юл төзелешен дәвам итәргә плантлаштыралар. Береговая урамының да бер өлешенә асфальт түшәләчәк.
"Татавтодор"ның район участогы Чирмешән-Шешминка юлында эшли.
- Биредә 39 миллион сумлык эш күләме планлаштырылды,- ди участок җитәкчесе Наил Котбиев. - 2 километр арада капиталь ремонт үткәрәчәкбез. Юлның нигезен дә яңабаштан ясыйбыз.
Районда юллар төзү һәм ремонтлау буенча байтак эш башкарыла, әмма бу өлкәдә дә проблемалар бар. Һәм алар, нигездә, финанслауга бәйле.
- Беренче чиратта мәктәп автобуслары йөри торган юлларны ремонтларга кирәк,- ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Вилданов. - Мәсәлән, Утыз Имән белән Кызыл Чишмә, Иске Котыш белән Красная Поляна арасындагы юллар бик начар. Туймәткә, Яңа Элмәлегә, Түбән Кармалкага, Югары Кармалкага алып керә торган юллар да нык җимерелгән. Болардан тыш, Акъяр-Чирмешән-Шешминка, Нурлат-Кузай, Лениногорск-Чирмешән, Лениногорск-Чирмешән-Андреевка юлларындагы аерым участокларны төзекләндерәсе бар. Бу мәсьәләдә күбрәк ярдәм сорап без республика җитәкчелегенә дә мөрәҗәгат иттек.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юллар төзелеше