Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ремонттан соң – ифтар мәҗлесе

Утыз Имән - Яңа Кади мәчетендә зур ремонт төгәлләнү уңаеннан тантана оештырдылар. Шул кичтә ике йөздән күбрәк кешене ифтар мәҗлесендә дә сыйладылар. Мәчеттәге үзгәрешләрне үз күзең белән күрү кирәктер, мондагы яңартуларны, мондагы зиннәтлелекне, мәчет имамы Җәүдәт хәзрәт Шәймарданов әйтүенчә, санап бетерү дә кыен. Бик матур итеп тышланган бинаның эчендә үк...

Утыз Имән - Яңа Кади мәчетендә зур ремонт төгәлләнү уңаеннан тантана оештырдылар. Шул кичтә ике йөздән күбрәк кешене ифтар мәҗлесендә дә сыйладылар.


Мәчеттәге үзгәрешләрне үз күзең белән күрү кирәктер, мондагы яңартуларны, мондагы зиннәтлелекне, мәчет имамы Җәүдәт хәзрәт Шәймарданов әйтүенчә, санап бетерү дә кыен. Бик матур итеп тышланган бинаның эчендә үк су да бар хәзер, салкыны гына түгел, кайнары да. Су скважинасын 28 метр тирәнлеккә кадәр казытканнар. Юынгычлар, тәһарәт алу кирәк-яраклары, бәдрәф тә быел булдырылган. Идән җылытыла торган итеп ясалган, тиздән котельныйда куәтлерәк яңа мич-казан урнаштырылачак, торбалар урынына батареялар куелган инде. Хатын-кызларга гыйбадәт кылу өчен аерым урын бүленгән.

Менә бу һәм башка күләмле эшләрне Яр Чаллыда яшәүче якташлары - Хадит Хәммәт улы Кашапов ярдәмендә башкара алганнар. Хадит үзе дә инде күптән дин юлында, Аллаһка ышанып, хәләл көче белән мал табып, шул малын башкалар белән бүлешергә әзер юмарт эшкуар. Моннан егерме дүрт ел элек Яңа Кадидан Яр Чаллыга күчеп киткән, уңган, һөнәрле эретеп ябыштыручы Хәммәт абзыйның улы һәм башка балалары белән горурланырлыгы бар!

Хәзер инде районда иң матур бу мәчет янындагы мәйданда, ачык һавада бик зур табын корып Яңа Кади халкы янә шаккатырды. Ике йөзләп кеше сыярлык өстәлләр көйләп, аларга берсеннән-берсе тәмле ризыклар куеп ифтар мәҗлесе оештырдылар. Бәлеш, токмачлап аш, ит һәм бәрәңге, пылау да пешергәннәр.

Ничек өлгергәннәр дә, ничек итеп шулкадәр ризык алганнар! Монда да игелекле бик күп якташлары малларын кызганмаганнар. Исемнәрен язып тормыйм, Аллаһыбыз кабул кылсын, игелекләренең әҗерен бирсен, башкаларга үрнәк булсын.

"Алар бу изге эшләрен кемдер мактасын өчен түгел, ә Аллаһыбызның ризалыгы өчен эшләгәннәр. Күпчелек кешеләр дөнья малы белән артык мавыгып, Ходай каршындагы гамәлләрен онытып җибәрәләр,- диде мәҗлескә Төркиядән килгән кунакларның берсе - Мөкәррәм хәзрәт. Хәзрәт бик матур итеп вәгазь сөйләде, Коръән сүрәләре дә укыды. Чаллыдан тагын бер кунак - Малик хәзрәт Ибраһимның вәгазен дә игътибар белән тыңладылар. Муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов табында утыручыларга район җитәкчелегенең сәламнәрен ирештерде, киләчәктә дә динле булып, тыныч, аңлашып яшәргә өндәде. Гомумән, авыз ачу мәҗлесенә байтак дин әһеле - яшьләр һәм өлкәннәр дә, читтә яшәүче авылдашлар, кияүләр-киленнәр, оныклар да атлыгып кайтканнар, рәхмәт яусын. Барысы да диярлек намаз укыдылар, мәрхүм-мәрхүмәләр рухына дога да кылдылар, бик күркәм мәҗлеснең кадерле кунаклары булдылар. Табын әзерләүчеләргә, аның хәстәрен күргәннәргә кат-кат рәхмәт әйтәбез.


Намаз укыганнан соң, Малик хәзрәт шаяртып алды: "Җәмәгать, бер проблема бар бит әле, залга сыймыйбыз, бу авылда тагын бер мәчет төзү кирәк". Әйе, бу сүзләр шаяртыбрак әйтелде, чөнки Утыз Имәндә-Яңа Кадида да гадәти көннәрдә мәчеткә санаулы кешеләр генә йөри. Алар арасында яшьрәкләр дә булу, билгеле, сөендерә. Аллаһы Тәгаләгә якынаерга тырышып яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ифтар мәҗлесе Яңа Кади мәчетендә тантана оештырдылар