Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Районга экспертлар килде

    Бу атнада безнең районда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясе планлы комплекслы тикшерү үткәрә. Әлеге комиссия составында төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, психологлар да бар. Алар, нигезендә, коррупциягә каршы көрәшкә кагылышлы законнарда каралган чараларны тормышка ашыру буенча практик ярдәм күрсәтә. Комиссия бюджет средстволарын дөрес куллану, җирле үзидарә...

    Бу атнада безнең районда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясе планлы комплекслы тикшерү үткәрә.


    Әлеге комиссия составында төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, психологлар да бар. Алар, нигезендә, коррупциягә каршы көрәшкә кагылышлы законнарда каралган чараларны тормышка ашыру буенча практик ярдәм күрсәтә.

    Комиссия бюджет средстволарын дөрес куллану, җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык һәм коммерциячел милек белән идарә итү эшчәнлеге, райондагы социаль-икътисадый хәл белән танышачак, хокук саклау органнары һәм башка кайбер оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр эшен дә бәяләячәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: