Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Район эчке эшләр бүлеге ветераны Галимҗан Закировка 90 яшь тулды

Диванда телевизор карап утыручы Галимҗан бабай янына кергәч, “Хәлләрегез ничек?” – дип сораган идем, ул баш бармагын яшьләрчә күрсәтеп “Во!” - диде. Шундый уен-көлкелерәк кеше инде ул.

 -Мин болай ук  озак яшәрмен, димәгән идем, карчыгым үлгәнгә 13 ел бит инде, - диде ветеран,  90 яшьлек юбилеена кунаклар көткәндә.

 Ул да, мәрхүмә хатыны Роза да тумышлары белән Иске Үтәмеш авылыннан. Галимҗан бабай үзе әйтүенчә, ул  - Закир кулак оныгы. Заманында бабасының 22 сыеры, үз молотилкасы булган.

Юбиляр - яшьлегендә кадровый хәрби офицер. Лейтенант дәрәҗәсенә ия булуын  болайрак сөйләде.  1955 елда армиягә алынганнан соң,  аңа Владимирдагы пехота училищесына укырга керергә тәкъдим итәләр -  анда бара, тик сәламәтлеге белән бәйле уза алмый. Рядовой Закиров кире үз частена хезмәт итәргә кайтып китә.

 -Анда Башкортстаннан Хисмәтуллин дигән дусрак офицер бар иде. ”Максумыч, Казанга хәрби училищега чакырлар, барып карамыйсыңмы? - дип Казанга “кодалады”, - дип искә ала якташыбыз. - Киттем. Математикадан олы яшьтәге укытучы апа имтихан алды. Мисал чишәргә кирәк иде.

“Ну что, солдат, все, наверное, забыл уже,” - ди , “Нет, - мин әйтәм, - вот все решил давно” - дигәч, “Не может быть”, - дип гаҗәпләнгән иде.

Галимҗан Закиров 3 ел укып, һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре (ПВО) лейтенанты була. Яшь белгечне Севастопольгә җибәрәләр. Анда берәр ел хезмәт иткәннән соң, Хрущев реформасы башланып, ПВО гаскәрләрен кыскарталар.

 -Шулай итеп, мин кайтып киттем. 1957 елда Чирмешән эчке эшләр бүлегендә эш тәкъдим иттеләр. Әүвәл Шешминкада, аннан Иске Кадида участок инспекторы булып эшли башладым. Районнарны берләштерү елында Нурлат районында калдым: Иске Кади анда керә иде. Шуннан соң  Чирмешәдә ОБХСС (Отдел по борьбе с хищениями социалистической собственности)  оперы итеп билгеләделәр, - диде Галимҗан абый.

 

 -Ул вакытта районда  50дән артык кибет бар. Төрлесе: урлашулар, бәяләр күтәрү,  астан сату, “растрата” кебек хәлләр була иде. Галимҗан абый аларны берүзе тикшереп, эшләрне судларга җибәрә иде. Җәмәгать эшләре,  партия, иптәшләр суды – ул анда да актив. Коры, гадел кеше, аны хөрмәт тә, бераз шүрләп тә тора идек, - дип ихтирам белән сөйләде, юбиляр белән эшләгән, хезмәттәшен котларга килгән ветеран Исмәгыйль Кәримов.

 Галимҗан Мәгъсум улы күп еллар паспорт өстәле начальнигы булып тора, пенсиягә киткәнче, 1988 елга кадәр. Аннан соң колхозга эшкә чакыралар. Төгәл, ышанычлы кеше булганга, печән бүлеп бирү, чөгендер алу вакытында санау-исәпләү ише эшләрне аңа тапшыралар. Ындыр табагында да ансыз булмый.  

90 нчы елларда дингә кире кайту елларында Чирмешән мәчетен төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе, берара шунда имам да булып тора отставкадагы майор. Алар  хатыны Роза белән алты бала үстерәләр. Бүген Галимҗан абый кызы, лицей укытучысы Әлфинур, оныгы Данис белән Чирмешәндәге бик матур йортта гомер итә.

 -Әти бик актив кеше. Күршеләрнең дә аңа исе китә, утын ярмаганына әле бер генә ел, кар көри, суган, сарымсак, бәрәңге алыша. Тавыкларны әле дә ул карый. Әти барына да өлгерә, - ди кызы Әлфинур.

-Хәрәкәт кирәк инде ул, - дип сүзгә кушылды Галимҗан абый.   – Яңа бәрәңгене менә казып карадым әле, чыгышы матур күренә.

- Район газетасын укыйсыңмы? - дип сорамыйча каламмы инде.

-А как же, хәбәрләрне укып барам. Күзем күрә,  колак төбендәрәк сөйләшсәләр, ишетәм.

 Галимҗан бабайны юбилее белән котларга элеккеге хезмәттәшләре, ветераннар һәм хәзерге бүлек җитәкчесе килгән.

-Мине Галимҗан абый 1978 елда эшкә алды. Көненә 100әр СССР паспорты тутыра идек, тутырмасак - Галимҗан абый орыша, - дип көлеп искә алды Наилә Мәссарова.  – Ул бик таләпчән,  коры, әмма гадел кеше иде. Эшен вакытында эшли, эленке-салынкы йөрми. Яшьләргә үрнәк булып торды. Аны шулай исәнлектә-саулыкта күрүебезгә шатбыз.

Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.

Сүз уңаеннан, безнең районда  95 яшьлек - 13, 90 яшьтәге 48 кеше гомер итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев