Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Онытылмас еллар

Габдулла Мөхәммәтшин 17 яшендә үк фронтка китә, Брянск, Смоленск, Орел өлкәләрен азат итүдә катнаша. Белоруссиядә Витебск шәһәре өчен барган сугышларда Габдулла абый каты яралана һәм әсирлеккә эләгә. 1 ел 4 айны немецлар концлагерьларында уздыра, әсирлекнең бөтен авырлыкларын кичерә. Бервакыт качарга да җай таба, әмма кабат немецлар кулына эләгә. "67 ел...

Габдулла Мөхәммәтшин 17 яшендә үк фронтка китә, Брянск, Смоленск, Орел өлкәләрен азат итүдә катнаша.


Белоруссиядә Витебск шәһәре өчен барган сугышларда Габдулла абый каты яралана һәм әсирлеккә эләгә. 1 ел 4 айны немецлар концлагерьларында уздыра, әсирлекнең бөтен авырлыкларын кичерә. Бервакыт качарга да җай таба, әмма кабат немецлар кулына эләгә.

"67 ел узса да, ул көннәр һаман онытылмый, барысы да истә, - ди ветеран. - Кайчак, узганнарны уйлап, йоклый алмыйча ятам".

1945нче елның маенда Габдулла абыйларны совет гаскәрләре азат итә. Ләкин туган ягы Лашманга ул 1950нче елда, армиядә тагын биш ел хезмәт иткәч кенә кайта.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Габдулла Мөхәммәтшин озак еллар "Сельхозтехника" оешмасында эшләп лаеклы ялга чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман Сугыш һәм хезмәт ветераны

2
X