Сугыш һәм хезмәт ветераны тег белән яңалыклар
-
Югары Чегодайдан Сәгыйдулла бабай шигырен Казан институтында тапканнар
Күренекле татар язучысы, мәрхүм Ибраһим Сәлаховның архив материалларын барлаганда, Югары Чегодай авылыннан Сәгыйдулла Җиһаншинның бер шигыре табылды. Бу хакта безгә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Ләйлә Гарипова хәбәр итте. Шигырьләрне әдипкә кемнең юллавы мәгълүм түгел. Аларның бары Җиһаншин Сәгыйдулланың көндәлек дәфтәреннән алынуы һәм авторның 1985 елда вафат...
-
Бәркәтәдән Минхәеровлар 65 ел бергә
Бәркәтә авылында гомер итүче Хафиз һәм Нәкыя Минхәеровларның бергә яшәүләренә шушы көннәрдә 65 ел тулган. Бөек Ватан сугышы ветераны Хафиз абый узган елның декабрь аенда 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Ул 40 елдан артык колхозда тимерче булып эшләгән, "Атказанган колхозчы" исемен йөртә. Нәкыя апа да колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган....
-
Иске Үтәмештә туган әтиемне эзлим
Әтием Сафин Мостафа Әхмәт (Әхмәтсафа) улы 1915 елда Иске Үтәмеш авылында туган. Укытучы булып эшләгән. 1939 елда шул ук мәктәптә мөгаллимлек иткән Мөзәхрәфә Туйкинага өйләнгән. Мин туып 12 көн үтүгә, 1940 елның 12 мартында әтине армия хезмәтенә алганнар. Әти белән бергә Чирмешән районыннан гына да 80 кеше хезмәткә алынган. Сугыш...
-
Онытылмас еллар
Габдулла Мөхәммәтшин 17 яшендә үк фронтка китә, Брянск, Смоленск, Орел өлкәләрен азат итүдә катнаша. Белоруссиядә Витебск шәһәре өчен барган сугышларда Габдулла абый каты яралана һәм әсирлеккә эләгә. 1 ел 4 айны немецлар концлагерьларында уздыра, әсирлекнең бөтен авырлыкларын кичерә. Бервакыт качарга да җай таба, әмма кабат немецлар кулына эләгә. "67 ел...