Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмирдә сигезенче тапкыр “Авыл көне” үткәрделәр

Халык агылды гына бәйрәм мәйданына. Башка районнардан, шәһәрләрдән килүчеләр дә бик күп иде. Уеннарда катнашмаган, бүләк алмаганнар калмады да кебек.

Елдагычы, иң әүвәл Әмирдә яшәүче юбилярларны котладылар: кемгә 50, 55, 60, 65, 70... тулган, 90, 91 яшьлекләрне дә бүләк биреп сөендерделәр. Соңгы ел эчендә туган Малик Минхәеровның һәм Галимҗан Җиһаншиннарның әти-әниләренә игътибар аеруча зур булды – аларга 100әр мең сум акча бирделәр.

-Фазыл һәм Миндар абыйларга бик зур рәхмәт, - диде бүләк алган Рәсим Җиһаншин. -Бу акчаларны кредитыбызны капларга тотмакчы булабыз.

Яңа йорт салып кергән Тимерҗановларга, авылда яшәүче башка милләт вәкилләре, татар телен дә хөрмәт итеп, шул телдә сөйләшүче Антонина Шәйхетдиновага һәм Наталья Зыятдиновага да, беренче сыйныфка укырга баручы, унберенчене бетергәннәргә,быел уллары армиягә киткән гаиләгә, авыл активистларына, хәтта бәйрәмгә иң ерактан кайтучыга, милли киемдә иң матур киенеп килүчеләргә дә аерым бүләкләре әзерләнгән иганәчеләрнең.

Сабан туе уеннары белән бергә, “Әмир көнендә” сәхнәгә, мәйданга затлы җырчылар – Сиринә Зәйнетдинова һәм Гүзәл Җәләлова, Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге фольклор музыка ансамбле чыкты, ә кичке тамашада Иркә җырлады. Көндезге бәйрәм көрәш белән тәмамланды, әмирлеләр төркемендә Инсаф Сафин батыр булды, ул суыткыч белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев