Өлкәннәргә булышалар
Район социаль ярдәм бүлегендә эшләүче 51 социаль хезмәткәр 180ләп өлкән кешегә хезмәт күрсәтә. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең җидесе - Бөек Ватан сугышы инвалиды, җидесе - сугыш ветераннарының тол калган хатыннары, 134се - тыл хезмәтчәне һәм 40сы - инвалидлар. Социаль хезмәткәрләр хезмәт күрсәтүче иң өлкән кеше Антонина Малешинага - 97 яшь. Иске...
Район социаль ярдәм бүлегендә эшләүче 51 социаль хезмәткәр 180ләп өлкән кешегә хезмәт күрсәтә.
Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең җидесе - Бөек Ватан сугышы инвалиды, җидесе - сугыш ветераннарының тол калган хатыннары, 134се - тыл хезмәтчәне һәм 40сы - инвалидлар.
Социаль хезмәткәрләр хезмәт күрсәтүче иң өлкән кеше Антонина Малешинага - 97 яшь.
Иске Кадидан Лилия Хәбибуллина 7 кешегә хезмәт күрсәтә (бер ставкадагы эшче 6 өлкән кешегә ярдәм итәргә тиеш). Аның бу өлкәдәге хезмәт стажы - 13 ел. Чирмешәннән Светлана Сиякина да ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә инде 12 ел өй эшләрендә булыша. Бүген аның карамагында 5 өлкән райондашыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев