Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманнар колхозны сагына

Узган елны Лашман һәм Әмир кырларын инвестор эшкәртеп, уңыш үстереп, пайчылар белән акчалата исәп - хисап ясаса да, авыл халкын элеккеге колхозның таралуы, "Сельхозтехника", "Сельхозхимия", катнаш азык заводы, ипи пешерү цехы биналарының кулланыш табылмыйча торулары нык борчый. Лашман авыл җирлегендә узган халык җыенында шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, газ...

Узган елны Лашман һәм Әмир кырларын инвестор эшкәртеп, уңыш үстереп, пайчылар белән акчалата исәп - хисап ясаса да, авыл халкын элеккеге колхозның таралуы, "Сельхозтехника", "Сельхозхимия", катнаш азык заводы, ипи пешерү цехы биналарының кулланыш табылмыйча торулары нык борчый.

Лашман авыл җирлегендә узган халык җыенында шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, газ хезмәтенә, салымнар җыюга, эш урыннары җитмәүгә кагылышлы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Лашман авыл җирлеге районда халык саны буенча иң зур җирлекләрнең берсе. Аның составына ике - Лашман һәм Әмир авыллары керә. Лашмандагы 508 йортта -1331, Әмирдә 152 йортта 317 кеше яши. Узган елда җирлектә 18 бала туган, 29 кеше вафат булган. Ике авыл мәктәбендә 201 балага 27 укытучы белем бирә.
Узган елны биредә 59 миллион сумга якын бәягә төзелеш эшләре башкарылган. Җирлектә яшәүче кеше санына бүлсәң, бу бер кешегә 36 мең сумга якын акча дигән сүз. Иң зур объект - Әмир авылында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы һәм фельдшерлык пунктын эченә алган җәмәгать үзәге төзелде. Әлеге эшкә 36 миллион сум акча тотылган. Лашманга алып керә торган юлга ремонт ясалган, асфальт түшәлгән, авылның буасы төзекләндерелгән. Лашман балалар бакчасының ягулык системасын газга күчерүгә дә, Әмир мәктәбенең җылыту системасын тәртипкә китерүгә дә байтак акча тотылган.
Халыктан җыелган үзсалым акчасына да урын табылган: ике авылда да урам яктырткычары урнаштырылган, каты көнкүреш калдыклары полигоны тәртипкә китерелгән, зират капкалары яңартылган, Лашманда тавыш көчәйткечләр - громкоговорительләр дә куелган. Җирлектә биотермик чокырны да ремонтлаганнар. Дөрес, җыенда терлек үләксәләрен тиешсез урында ташлау фактлары турында да сүз булды.
Авыл җирлегендә соңгы вакытта сөт җитештерү буенча алга китеш сизелә. Бүген биредә 12 хуҗалык өч һәм аннан да күбрәк савым сыеры асрый икән. Шуларның бишесе республика программасы нигезендә мини - ферма төзү өчен субсидия алганнар, тагын җиде гаилә бу программада катнашырга теләк белдергән.
Авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов узган елда башкарылган эшләр турында тәфсилләп сөйләде, проблемаларга да тукталып узды. Әйтик, бүген лашманлыларның коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 35 мең сумга җиткән. Авыл халкының салымнар буенча да әҗәтләре бар икән.
Лашманда узган халык җыенында республика Министрлар Кабинетының ветеринария буенча баш идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов та катнашты, ул республикада башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар хакында сөйләде.
Җыенда шулай ук район оешмалары җитәкчеләре дә катнашып, аерым мәсьәләләр буенча чыгыш ясадылар.
Чыгышларны йомгаклап, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да җирлек проблемаларына тукталды. Фердинат Мидхәт улы авыл халкы кузгаткан мәсьәләләрне, мөмкинлектән чыгып, хәл итәргә тырышачагын белдерде.
Җыенда бу җирлектә дә үзсалым акчасы җыю турында референдум үткәрергә килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лашман авылы колхозны