Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда яшәүче гаилә тавис кошына охшаган күгәрченнәр асрый

Лашман авылыннан Камаловларның Себердән кайткан күгәрченнәре авылны үз иткәннәр, йорттан ерак очып китмиләр.

– Күгәрченнәр асрау - ул минем  күптәнге хыялым иде, - ди хуҗабикә Наилә. – Бу кошларны үзләре дә күпләп үрчетүчеләр, Сургутта яшәүче якташларыбыз Фазыл абый белән Миндар абый Әгъләмовлар җибәрде.

Хуҗалар ишегалларында 14 баш күгәрчен өчен иркен читлек ясап куйганнар.

- Алар  искиткеч акыллы һәм бик матурлар да - ди Наилә. Бу - декоратив күгәрченнәр, “Павлиний” токымлы. Алар койрыкларын нәкъ тавис кошы кебек җәеп җибәрәләр. Күгәрченнәрнең гөрләшеп утырулары гына да ни тора!

Күгәрченнәр ашауга әллә ни нәзберек түгел икән, аларга бодай, борчак, кукуруз, көнбагыш, тары, арпа, бөртеклеләрне ярып та бирәләр.

- Гомумән, бу кошларны асрауның бер авырлыгы юк, - ди гаилә башлыгы Фәнил. – Әле шунысы кызык, алар кешене дә аералар. Читлеккә чит кеше керсә, үзләрен башкачарак тоталар, куркып калалар, хәтта гөрләүләре дә үзгәрә.

“Себер кунаклары“ инде йомырка салып, балалар да чыгарганнар. Ана күгәрчен ике йомырка сала икән, аннары 18 көн утыра.

Күгәрченнәр – парлы, шунысы да кызык – тугры кошлар. Ата һәм ана күгәрчен үзләре яшәгән 20 ел эчендә бер- берсенә тугрылык саклыйлар.

- Шулкадәр күгәрчен асраганчы тавык алып үстерсәгез, файдалырак булмасмы? - дим Камаловларга.

 

- Без бит аларны күңел өчен асрыйбыз, - диделәр хуҗалар. – Аннан соң, безнең башка кошларыбыз да җитәрлек, быел мисыр тавыгы – цесаркалар да алып кайттык, үрдәкләребез дә бар.

Камаловларның матур, чиста, чәчәккә күмелгән йортларына ак күгәрченнәр үзенчә бер ямь биреп тора.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев