Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда ветеран укытучыларны чакырып ифтар мәҗлесе үткәрделәр

Лашман мәчетендә быел да, Ураза вакытында, ике тапкыр ифтар уздырдылар. Әүвәлге мәҗлесне мәчет үзе оештырса, икенчесен 1977нче елны мәктәпне тәмамлаган классташлар көйләде. Бүген биредә тәравих намазына, авыз ачтыру мәҗлесенә ветеран-укытучыларны аерым дәштеләр. Аллаһы Тәгаләгә мактаулар ирештереп, гыйлем бирүче мөгаллимнәрне хөрмәтләү сүзләре әйттеләр, инде мәрхүм-мәрхүмә абый-апалар, классташлар рухына дога кылдылар. -Быелгы...

Лашман мәчетендә быел да, Ураза вакытында, ике тапкыр ифтар уздырдылар. Әүвәлге мәҗлесне мәчет үзе оештырса, икенчесен 1977нче елны мәктәпне тәмамлаган классташлар көйләде.

Бүген биредә тәравих намазына, авыз ачтыру мәҗлесенә ветеран-укытучыларны аерым дәштеләр. Аллаһы Тәгаләгә мактаулар ирештереп, гыйлем бирүче мөгаллимнәрне хөрмәтләү сүзләре әйттеләр, инде мәрхүм-мәрхүмә абый-апалар, классташлар рухына дога кылдылар.
-Быелгы мондый, үзенә күрә очрашу мәҗлесенә классташлар һәм укытучыларыбыз инде икенче тапкыр җыелдык, - диде төрле авыллардан 1977 елны Лашман мәктәбен тәмамлаучыларның бүгенге чарасын оештыруда башлап йөргән укытучы Фаиз Билалов.
Ифтарда район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин, Чирмешән мәчете имамы Хабир хәзрәт Ханов та катнаштылар.
Җан, күңел, рух чисталыгы, пакълеге, Коръән кушканнар буенча яшәү, гамәл кылу кирәклеге, кичерә белү, тәүбәгә килү, Аллаһы Тәгаләнең бөеклеге, ураза тоту хакында да сөйләнде ифтарда.
Ураза тоту - һәр мөселман кешесе өчен фарыз гамәл, Ходайның сынавы. Аллага шөкер, ул инде төгәлләнеп килә.
-Баштарак, көннәр нык кызулыктан, авыррак иде, ә соңрак һава җиләсләнде,- диде район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин, Лашмандагы мәҗлеснең күркәмлеген белдереп. - Бу да Аллаһы Тәгаләнең сынауда безгә булышуы.
Лашман мәчете имамы Гариф хәзрәт Гатин мәчетнең аерым, аскы каттагы өлешендә көйләнгән табынның хәстәрен күрүчеләргә, оештыручыларга рәхмәтен ирештерде, авылдашларын дин юлында булырга өндәде.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман мәчет ифтар мәҗлесе