Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда самолетка кадәр ясадылар

Мондагы авыл мәктәбендә "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"нә караган түгәрәк җитәкчеләре ярышты. "Балаларга йөрәгемне бирәм" өстәмә белем бирү педагоглары арасындагы республика бәйгесенең район этабында "Авиамоделизм" түгәрәге җитәкчесе Фаиз Билалов - җиңүче. Бәйгедә техник, туган як тарихы, әдәби-эстетик, табигый-фәнни юнәлешләрдә көч сынаштылар. Мастер-класслар үткәрү дә - конкурс сынавы. Әйтик, укучылар бу көнне...

Мондагы авыл мәктәбендә "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"нә караган түгәрәк җитәкчеләре ярышты. "Балаларга йөрәгемне бирәм" өстәмә белем бирү педагоглары арасындагы республика бәйгесенең район этабында "Авиамоделизм" түгәрәге җитәкчесе Фаиз Билалов - җиңүче.


Бәйгедә техник, туган як тарихы, әдәби-эстетик, табигый-фәнни юнәлешләрдә көч сынаштылар. Мастер-класслар үткәрү дә - конкурс сынавы. Әйтик, укучылар бу көнне самолет модельләре ясадылар, халык уеннарында күңел ачтылар, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр. Җиңүче педагог Фаиз Билалов исә әлеге конкурсның март аенда Аксубайда узачак зона этабында катнашачак. Жюри "Халык традицияләре театры" түгәрәге җитәкчесе Рәзилә Шәрифуллинаны (Чирмешән лицее) икенче урынга лаек дип тапты. Валентина Макарова (Ивашкино мәктәбе) һәм Ольга Макарова (Иске Элмәле) өченче урынны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман мәктәптә чыгарылыш

2
X