Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман мәктәбен видеокамералар күзәтәчәк

Быел район укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын Лашман мәктәбендә тапшырачак. Әлеге сынаулар узачак аудитория - кабинетларда белгечләр бу көннәрдә видеокүзәтү җиһазлары да урнаштыра. Күзәтүчеләр имтиханнар барышын он-лайн (турыдан-туры) режимда карап контрольлек итәчәк. Шулай итеп, шпаргалкалардан күчерермен, кесә телефоннарыннан файдаланырмын әле дип өметләнүчеләргә "көн бетә". Имтихан алучыларның үзләрен дә камера аша күзәтәчәкләр....

Быел район укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын Лашман мәктәбендә тапшырачак. Әлеге сынаулар узачак аудитория - кабинетларда белгечләр бу көннәрдә видеокүзәтү җиһазлары да урнаштыра.

Күзәтүчеләр имтиханнар барышын он-лайн (турыдан-туры) режимда карап контрольлек итәчәк. Шулай итеп, шпаргалкалардан күчерермен, кесә телефоннарыннан файдаланырмын әле дип өметләнүчеләргә "көн бетә". Имтихан алучыларның үзләрен дә камера аша күзәтәчәкләр.
-Мәктәптәге имтиханнар үтәргә тиешле 13 аудиториядә икешәр видеокамера урнаштырыла, - ди райондагы БДИ барышында видеокүзәтү эшен оештыру координаторы, Лашман мәктәбе укытучысы Илдар Мөбарәкшин.- Инглиз теленең компьютер ярдәмендә телдән тапшырыла торган өлешен - махсус программаны мәктәп күләмендә тикшереп карадык. Укучылар әүвәл бу сынауга куркып кына тотынсалар да, асылда программа үзенең бик гади һәм җайлы икәнлеген күрсәтте. Инглиз теленнән имтиханның район күләмендәге "пробныен" исә апрель аенда уздыру ниятләнә.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман мәктәп БДИ