Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Лашман авылында республика программасы нигезендә яңа спорт мәйданчыгы ясалган

    Яңа спорт корылмасы районда “Спорт мәйданчыклары төзелеше” республикасы программасы нигезендә төзелгән уналтынчы объект.

    Реклама

    -Биредә балалар өчен берничә төрле тренажер һәм башка кайбер җиһазлар урнаштырдылар, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов. -  Барысы да матур итеп ясалган, уңайлы, куркынычсыз. Монда көн саен авыл балалары җыелышып, рәхәтләнеп уйныйлар. Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлектән хәбәр итүләренчә, киләсе елда Иске Котыш авылында да спорт мәйданчыгы төзергә ниятлиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: