Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лагеркада йорт янган

Ике очракта да ут иртәнге якта чыккан. Кызганыч, хәзер өй дә, мунча да гамәлгә яраклы түгел. Керкәледә мунча януы хакында хәбәр иртән, сәгать 6 тулгандарак алына. Утны сүндерергә Бәркәтәдән һәм Лашманнан берәр машина баралар. Алар килеп җиткәндә, янгын мунчаны тулысынча камап алган була. Белгечләр ут мич морҗасының төзексезлеге сәбәпле чыккан,...

Ике очракта да ут иртәнге якта чыккан. Кызганыч, хәзер өй дә, мунча да гамәлгә яраклы түгел.

Керкәледә мунча януы хакында хәбәр иртән, сәгать 6 тулгандарак алына. Утны сүндерергә Бәркәтәдән һәм Лашманнан берәр машина баралар. Алар килеп җиткәндә, янгын мунчаны тулысынча камап алган була. Белгечләр ут мич морҗасының төзексезлеге сәбәпле чыккан, дип фаразлыйлар.

Узган шимбә көнне исә, көндезге уннарда, Лагеркада янгын чыгуы турында хәбәр алына. Чирмешәннән һәм Бәркәтәдән янгын сүндерүчеләр килгәндә, торак йортның түбәсе һәм верандасы яна торган була. Хәзер өй яшәргә яраксыз. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Янгын күзәтчелеге белгечләре, көннәрнең коры торуы сәбәпле, ут белән сак булырга кирәклеген кабат искә төшерә. Алар учак ягуны, камыл, салам, чүп яндыруны катгый тыялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Лагерка