Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмә авылы укучылары үзләре үстергән белән туклана

Күтәмә урта мәктәбе укучылары әле октябрь аенда да үз теплицаларыннан өзгән кыяр, помидордан салат ашыйлар. Бу яшелчәләрне кышкылыка да җитәрлек тозлап куйганнар, салатлар да ясаганнар. Мәктәп бакчасында үскән бәрәңге, суган, кишер, аш чөгендерен кышкы саклауга куйганнар, яшелчәләр саклау өчен аларның махсус базлары бар. -Быел 50 сутыйда бәрәңге иктек, уңыш яхшы...

Күтәмә урта мәктәбе укучылары әле октябрь аенда да үз теплицаларыннан өзгән кыяр, помидордан салат ашыйлар. Бу яшелчәләрне кышкылыка да җитәрлек тозлап куйганнар, салатлар да ясаганнар.

Мәктәп бакчасында үскән бәрәңге, суган, кишер, аш чөгендерен кышкы саклауга куйганнар, яшелчәләр саклау өчен аларның махсус базлары бар.

-Быел 50 сутыйда бәрәңге иктек, уңыш яхшы булды, - ди мәктәп директоры Александр Миронов. - Бәрәңге, суган, аш чөгендере, кишерне Казанга, Чирмешәнгә дә ярминкәгә алып бардык, яшелчәләребезгә хуҗа тиз табылды, алар кире кайтмады.

Бу төр яшелчәләр балаларга мәктәп ашханәсендә уку елы дәвамында тукланырга җитәчәк. Бакчадагы чияләрне җыеп туңдыргычларга куялар, ул кышын компот өчен бик яхшы. Әле тагын ун төп алма агачы да җимеш бирә. Бу алмалардан кайнатма да ясыйлар, компот өчен киптереп тә куялар.

Күтәмә мәктәбендә алма агачларының саны ел да арта, чыгарылыш класс укучылары традиция буенча һәр язда истәлеккә алма агачлары утыртып калдыра. Яшь агачлар саны 30га җиткән.

Мәктәп яз көне чәчәк үсентеләре сатып та керем алган. Бу керем һәм яшелчәләр сатудан кергән акчалар мәктәп ашханәсендә балалар туклануына тотыла.

Безнең сайтта укыгыз:

Яшәүче авылында җыелган гошер сәдакасы - яшелчәләр Әлмәт мәчетенә озатылган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17697

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined укучылары Күтәмә авылы үзләре үстергән белән туклана