Күтәмә авылы укучылары үзләре үстергән белән туклана
Күтәмә урта мәктәбе укучылары әле октябрь аенда да үз теплицаларыннан өзгән кыяр, помидордан салат ашыйлар. Бу яшелчәләрне кышкылыка да җитәрлек тозлап куйганнар, салатлар да ясаганнар.
Мәктәп бакчасында үскән бәрәңге, суган, кишер, аш чөгендерен кышкы саклауга куйганнар, яшелчәләр саклау өчен аларның махсус базлары бар.
-Быел 50 сутыйда бәрәңге иктек, уңыш яхшы...