Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күршеләрдән үрнәк алыйк

Чирмешәндә Газовая һәм Овражная урамнары арасындагы ерганак чүплеккә әверелгән. Кыш буе бакча башларына чүп-чар ташлаган берничә йорт хуҗасына карата экологлар беркетмә дә төзеп киткән. Хәзер инде штраф түләргә туры киләчәк - кимендә ике мең сум. Авылларыбызда халык бу көннәрдә җиң сызганып өй тирәләрен җыештыра. Кеше кулы тигән урыннар яхшы ук...

Чирмешәндә Газовая һәм Овражная урамнары арасындагы ерганак чүплеккә әверелгән. Кыш буе бакча башларына чүп-чар ташлаган берничә йорт хуҗасына карата экологлар беркетмә дә төзеп киткән. Хәзер инде штраф түләргә туры киләчәк - кимендә ике мең сум.


Авылларыбызда халык бу көннәрдә җиң сызганып өй тирәләрен җыештыра. Кеше кулы тигән урыннар яхшы ук чистарып калды.

- Тик район үзәгенең Яшьләр, Яурочная урамнарында, күпквартиралы ике катлы йортларда яшәүчеләр арасында бу эштә кыл да кыймылдатмаучылар бар. Пөхтә күршеләрдән үрнәк алыйк, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Мәктәп урамыннан Исаевлар, Нагорнаядан Серовлар, Шакировлар, Чишмә урамыннан Назыйровларның йорт алларыннан узганда күңел шатлана. Шул ук вакытта, Татарстан урамындагы күпквартиралы йорт тирәләрен читләр килеп җыештырды.

- Бакча, Көньяк, Мирсәет Кәбиров урамнарында яшәүчеләр тырма һәм себеркене еш эшләтәләр. Октябрьская урамының, халык телендә "мордва очы" быел бик чистарган. Оешмалардан - өмәләрне иң беренче булып янгын сүндерүчеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, район газетасы редакциясе хезмәткәрләре үткәрде.

- Санитар-экологик икеайлык кысаларында районыбыз торак пунктларында рейдлар еш уздырылачак. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата экологлар да, полициянең участок инспекторлары да беркетмә төзергә мөмкин. Аннан аларның эшен район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия карый. Гади генә әйткәндә, штраф күләмен билгели, - ди ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының райондагы дәүләт инспекторы Людмила Николаева.

Йорт тирәләрендә иске техника, тимер-томыр, утын, агач, төзелеш материаллары саклау тыела. Терлекләрен урамда йөртүчеләрне дә җәзага тартачаклар.

Төзелеш материаллары дигәннән, хуҗалар кирпеч, ком, таш һәм башка әйберләрне йорт алдында вакытлыча саклау өчен авыл җирлеге Советыннан рөхсәт кәгазе алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чисталык – үзебез өчен