Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Котыш урамнары чистара

Иске Котыш урамнары ялт итеп тора.Берничә ел элек биредә чисталык турында хыялланалар гына иде. Бүген монда бөтенләй башка хәл. "Иң төзек торак пункт"ны ачыклау максатыннан авылга килгән комиссия членнары да чисталыкны уңай бәяләделәр. Урамнарда чүп үләннәре чабылган, йорт тирәләре җыештырылган, бакчаларда аллы-гөлле чәчәкләр... Элек Иске Котыш урамнарында дуңгызлар күп була...

Иске Котыш урамнары ялт итеп тора.Берничә ел элек биредә чисталык турында хыялланалар гына иде.


Бүген монда бөтенләй башка хәл. "Иң төзек торак пункт"ны ачыклау максатыннан авылга килгән комиссия членнары да чисталыкны уңай бәяләделәр. Урамнарда чүп үләннәре чабылган, йорт тирәләре җыештырылган, бакчаларда аллы-гөлле чәчәкләр...

Элек Иске Котыш урамнарында дуңгызлар күп була иде. Бу юлы авылның бөтен урамнарын диярлек әйләнеп чыктык, ике кәҗәдән кала бер терлек тә очратмадык.

"Халыкта мал күп. Дуңгызлар һәр йортта бар, мөгезле эре терлек асраучылар да шактый. Ләкин аларны урамга чыгармыйлар", - ди Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин.

Дөрес, без бөтен җирләрне дә карый алмадык, әмма Котыш урамнарының чисталыгы күренеп тора.

Иске Кади авыл җирлеге территориясендәге авылларда да тәртип. Тукай һәм Якты Тау поселоклары электән үк чисталык ягыннан башка авыллардан аерылып тора иде. Биредә матур, төзек йортлар күп. Яңа өй салучылар да бар. Иске Кадида да бүген алты яңа йорт төзелә икән. Хәер, монда буш, ташландык өйләр дә күренгәләде.

Авылны төзекләндерү буенча Иске Кадида байтак эш башкарганнар. Авыл исемен матур итеп язып куйганнар, юл билгеләре урнаштырганнар, балалар өчен уен мәйданчыгы да бар, кафе эшләп тора. Нефтьчеләр көче белән чишмәләрне төзекләндергәннәр, зират юлына таш җәйгәннәр.

"Без "Кади" хуҗалыгы рәисе Рәдис Камалов белән берлектә эшлибез, - ди Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Реваль Зәйнуллин. - Ул безгә һәрвакыт материаль ярдәм күрсәтеп тора, авылны төзекләндерүгә үз өлешен кертә".

Хуҗалык җитәкчесе ярдәме белән, авылда колхозның элеккеге ашханәсе бинасын ремонтлыйлар. Биредә кунакханә, теш дәвалау кабинеты, чәчтараш, массаж ясау кабинеты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чисталык

2
X