Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйдә Яңа ел шәһәрчеге булачак

Бүген бу авылдагы мәдәният йорты каршында чын мәгънәсендә зур төзелеш бара – боздан Яңа ел шәһәрчеге төзиләр.

Кайсы – мич ягучы, кайсы – эшкуар, төзүче ир-атлар, елгада боз кисеп, аны фигуралар ясауда файдаланалар. Үтә күренмәле боз блоклардан таучык, өйчек, пушка, мич тә ясаганнар. Киләсе ел – Үгез елы бит, ул да боздан эшләнгән, башка сыннарны саклап тора.

Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Валентина Мензелина, китапханәче Ольга Ефимова, җыештыручы Надежда Макарова, Андрей Евдокимов, Анатолий Артемьев, Николай Ефимов, Алексей Краснов, Валерий Наратов, Михаил Кваков, Сергей Мензелин, Владимир һәм Валерий Красильниковлар, Иван Орешев бу объектта бик тырышып эшлиләр. Төзелешнең "баш скульпторы" - Николай Петров.

-Аларга бик зур рәхмәт, - ди мәдәният йорты директоры Лидия Квакова. -Без инде чыршы да бастырдык, аны, гирляндалар элеп, матурлыйсы һәм утка тоташтырасы гына калды. Аннары, билгеле, 30 һәм 31 декабрьдә биредә авылдашлар Яңа ел бәйрәменә җыелыр.

 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев