Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйдә өлкәннәргә концерт та куялар

Ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм бик кирәк шул. Кайбер йорт эшләрен җиңдерә алсалар да, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ алар. Әккәрәй авылында "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында мәдәният хәзмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә өлкән яшьтәге авылдашларының хәлләрен беләләр, кирәк булса карларын көриләр, өй эшләрендә булышалар. -Еш кына өлкәннәргә игътибар җитеп бетми...

Ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм бик кирәк шул. Кайбер йорт эшләрен җиңдерә алсалар да, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ алар.

Әккәрәй авылында "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында мәдәният хәзмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә өлкән яшьтәге авылдашларының хәлләрен беләләр, кирәк булса карларын көриләр, өй эшләрендә булышалар.

-Еш кына өлкәннәргә игътибар җитеп бетми бит, - ди мәдәният йорты директоры Лидия Квакова. - Без, укучылар белән, өйләренә барып, алар өчен концерт куябыз, сөйләшеп утырабыз. Авылдашларыбыз безне сөенеп каршы алалар, моңсуланып озатып калалар.

Архив фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined концерт Әккәрәй өлкәннәргә куялар