Әккәрәйдә өлкәннәргә концерт та куялар
Ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм бик кирәк шул. Кайбер йорт эшләрен җиңдерә алсалар да, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ алар.
Әккәрәй авылында "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында мәдәният хәзмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә өлкән яшьтәге авылдашларының хәлләрен беләләр, кирәк булса карларын көриләр, өй эшләрендә булышалар.
-Еш кына өлкәннәргә игътибар җитеп бетми...