Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйдә кыш көне дә коеналар

Яңа ел бәйрәмнәрендә Әккәрәй авылындагы Сөлчә елгасында кышкы коену сезонын тантаналы рәвештә ачу уңаеннан, зур бәйрәм оештырдылар.

Әлеге чарага башка авыллардан  килүчеләр дә шактый күп иде. Бу көнне биредә  “ТНВ” каналы журналистлары да эшләде.

-Дөресен әйткәндә, без декабрь аенда ук коена башладык, - ди авыл мәдәният йорты директоры Лидия Квакова.

Авылда инде менә берничә ел дәвамында Сөлчә елгасында, гел бер урында, бәке ясыйлар. Яр буеннан менеп-төшәргә баскыч урнаштырганнар, бәке тирәсен тотып алганнар, су төбенә такта җәйгәннәр, чишенеп-киенергә  җылы урын да бар.

Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кара кызы да килгәннәр. Диңгезләр һәм елгалар алласы Нептунны да чакырганнар, аны русалкалар озатып йөрде.

Суга керүчеләр дә байтак булды. Хәтта тиздән 82 яшен тутыручы Раиса Квакова да беренчеләрдән булып бәкегә чумды.

-Ел да диярлек бу вакытта коенам. Алла бирсә, 19 гыйнварда да, Манчу - Крещение бәйрәмендә дә изгеләндерелгән бәкегә чумарга ниятем бар, - ди ун бала әнисе, 12 онык һәм 8 оныкчык әбисе Раиса Кузьминична. – Ул бит исәнлек  бирә.

Әбинең 14 яшьлек оныгы Даниил да әбисеннән калышмады, суга керде.

“Су ничегрәк?”- дип сорагач, ул елмаеп кына: “Кайнар”,-дип җавап кайтарды. Даниил бала чактан ук кыш көне дә коена икән. “Минем чирләгәнем юк”, -ди ул.

Сүз уңаеннан, елгада бәке ясау белән, нигездә, бертуган Михаил һәм Сергей Кваковлар шөгыльләнә, аларга Николай Петров, Валерий Наратов һәм башка авылдашлары да ярдәм итә.

Боз өстендә өстәл дә көйләгәннәр, коймак пешергәннәр, ике самавыр кайнап тора. Шунда ук зур казанда балык шулпасы пешерәләр. Аның тәмле исе елга буена ук  таралды.

Бер төркем балалар ерак түгел боз өстен чистартып хоккей мәйданчыгы ясаганнар, тимераяклар киеп, алка куалар.

Әккәрәй авылында Яңа ел бәйрәмнәренең бер көне менә шулай бик күңелле үтте.

фото: автор

Әккәрәйдә, бәке ясап, коена башладылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев