Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кеше хезмәтен хөрмәт итик

Җир кардан ачылу белән әле анда, әле монда, юл буйларында чүп-чар: төрле шешәләр, буш пакетлар калкып чыкты. Боларны ташлаучылар без - кешеләр үзебез бит! Аннан соң чисталык айлыклары игълан итеп, өмәләр үткәреп, үзебез үк шуны җыябыз. Таратмасак, чүп-чарны теләсә кая ташламасак, җыештырасы да булмас иде. Дөрес, күп очракта, чүпләүчеләр үзләре...

Җир кардан ачылу белән әле анда, әле монда, юл буйларында чүп-чар: төрле шешәләр, буш пакетлар калкып чыкты. Боларны ташлаучылар без - кешеләр үзебез бит! Аннан соң чисталык айлыклары игълан итеп, өмәләр үткәреп, үзебез үк шуны җыябыз.


Таратмасак, чүп-чарны теләсә кая ташламасак, җыештырасы да булмас иде. Дөрес, күп очракта, чүпләүчеләр үзләре җыештырмый шул.

Чисталыкка балаларны яшьтән өйрәтергә кирәк, җыештыру, тәртип салу эшләренә үзләрен дә җәлеп итәргә. Бу тәрбия чарасы да, эшкә өйрәтү дә. Бала чакта әти-әни белән чыгып йорт, бакча яннарын чисталаган чаклар әле дә истә. "Конфет кәгазегезне дә урамга ташлап калдырмагыз, кесәгезгә салыгыз",- дип әни еш кабатлый иде. Чүпләргә ярамаганлыгы шулай башка сеңеп калган. Бу сүзләрне үземнең балаларга да гел әйтеп торам. Җир кибә башлау белән балалар белән чыгып, йорт тирәсен себереп, җыеп куябыз. Чисталыкны күреп, алар да шатлана.

Кеше хезмәтен хөрмәт итмәүчеләргә нык ачуым килә. Кичтән җыештырган гына буласың, ә иртән торып урамга чыксаң, капка төбе, тыкрыклар сыра шешәләре һәм башка чүп-чар белән тула. Бу яшьләр эше. Үзеңнән калган чүпне чүп контейнерлары янына туктап, шунда ташлап калдырып та була бит. Тирә-юньгә шундый мөнәсәбәт бул-ганда беркайчан да чисталык булдыра алмыйбыз. Кеше хезмәтен хөрмәт итик.

Фирдәвес Нуретдинова.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чисталык – үзебез өчен

2
X