Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күңелләрне сафландыра ураза

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче татар әбиләре дә Уразага керделәр. - Монда бит, кызым, безнең бер эшебез юк,- ди йорт-интернатта инде дүртенче ел яшәүче 88 яшьлек Зөһрә әби Сөләйманова. - Бөтен нәрсә дә әзер: ашыбыз пешкән, керебез юган. Ничек инде ураза тотмыйсың ди?! Рәйхания әби Хөснетдинова һәм Тәнзилә апа...

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче татар әбиләре дә Уразага керделәр.

- Монда бит, кызым, безнең бер эшебез юк,- ди йорт-интернатта инде дүртенче ел яшәүче 88 яшьлек Зөһрә әби Сөләйманова. - Бөтен нәрсә дә әзер: ашыбыз пешкән, керебез юган. Ничек инде ураза тотмыйсың ди?!
Рәйхания әби Хөснетдинова һәм Тәнзилә апа Хәсәншина да аның сүзләрен хупладылар.
- Аллага шөкер, уразаны да тотам, биш вакыт намазны да калдырганым юк, - ди 84 яшьлек Рәйхания әби. - Караучыларыбызга рәхмәт, авыз ачканда да, сәхәргә дә ризыкларны бүлмәгә үк кертеп бирәләр.
- Ел саен шулай ике-өч кеше ураза тотучылар була,- ди йорт-интернатта аш пешерүче Зөһрә Шәмгунова. - Без алар өчен ашны әзерләп суыткычка куеп калдырабыз, шәфкать туташлары яисә санитаркалар аны җылытып әбиләргә кертеп бирәләр. Моның бер авырлыгы да юк.
Туймәттә яшәгән Зөһрә әби дә, Лашманда туып үскән Рәйхания әби дә, нәкъ сугыш башланган елны Иске Үтәмештә туган Тәнзилә апа да сикелтәле тормыш юллары узганнар, гомерләре буе колхозда хезмәт куйганнар. Ә бүген, өлкәннәргә хас сабырлык белән, дини йолаларны үтәп, шөкерана кылып яшиләр.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined өлкәннәр һәм инвалидлар йортинтернатында яшәүче татар әбиләре дә Уразага керделәр

2
X