Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кече Чегодай кешесе үз хатынының өч банк картасын урлаган

01 Узган атнада район территориясендә янгыннар булмаган. Шимбә көнне янгын-коткару хезмәте бригадасына юл-транспорт һәлакәтенә чыгарга туры килгән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр 33 хәбәр теркәлгән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 13 административ беркетмә төзегәннәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозган 63 кешене ачыклаганнар, аларның 3се руль...

01 Узган атнада район территориясендә янгыннар булмаган. Шимбә көнне янгын-коткару хезмәте бригадасына юл-транспорт һәлакәтенә чыгарга туры килгән.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр 33 хәбәр теркәлгән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 13 административ беркетмә төзегәннәр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозган 63 кешене ачыклаганнар, аларның 3се руль артына аек булмаган килеш утырганнар. Бер авариядә бер кеше яраланган.

Кузай - Нурлат юлында туктатылган "Форд" автомашинасы багажнигында һәм салонында Казахстанда җитештерелгән 696 шешә спиртлы продукция табылган. Тикшерү бара.

Кече Чегодай авылында яшәүче ир-ат хатынының бөтенләе 25 мең сум акчасы булган 3 банк карточкасын урлаган.

Иске Котыш авылы янәшәсендәге фермадан тимер торбалар урлаган Нурлат районының Андреевка авылы кешесе - җаваплылыкка тартылачак.

03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 20 чакырту кергән. 4 кешедә ОРВИ булган, 2 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган. Хроник авырулар янына да еш барырга туры килгән. 25 кеше үзләре медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 38 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кешесе Кече Чегодай үз хатынының өч банк картасын урлаган