Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Казанкада тиздән яңа мәктәпне файдалануга тапшырачаклар

Бу авылда 15 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә. Биредә эш инде ахырына якынлашып килә: җиһазлар кайтарасы һәм бинаның тирә-юнен төзекләндерәсе генә калган. Мәктәптә бөтен уңайлыклар да булдырыла. Монда өч класс, ашарга әзерләү блогы һәм ашау өчен аерым бүлмә, санузеллар, 250 квадрат метрлы спорт залы да бар. Бүген Казанка башлангыч мәктәбендә...

Бу авылда 15 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә. Биредә эш инде ахырына якынлашып килә: җиһазлар кайтарасы һәм бинаның тирә-юнен төзекләндерәсе генә калган.

Мәктәптә бөтен уңайлыклар да булдырыла. Монда өч класс, ашарга әзерләү блогы һәм ашау өчен аерым бүлмә, санузеллар, 250 квадрат метрлы спорт залы да бар.

Бүген Казанка башлангыч мәктәбендә дүрт класста 4 бала укый, аларга ике укытучы белем бирә. 4нче классны бер укучы тәмамлый, киләсе уку елында беренче класска өч бала килүе көтелә.

Укучылар бүген белем алучы мәктәп бинасы документлар буенча 1926 елда төзелгән дип теркәлгән. Соңгы тапкыр капиталь ремонт 90нчы елларда булган. Ә авылның өлкән буын кешеләре бу бина 1912 елда ук төзелгән дип сөйлиләр. Ул күп дистә еллар башлангыч мәктәп буларак хезмәт итә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Казанкада тиздән яңа мәктәпне файдалануга тапшырачаклар