Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Казаклар Күтәмәгә җыр фестиваленә килделәр

Күтәмәдә узган казак җыры фестивалендә Яңа Чишмә һәм Түбән Камадан килгән коллективлар да чыгыш ясаганнар.

-Мондый фестивальне беренче тапкыр оештырдык, - ди авыл мәдәният йорты директоры Марина Лазарчук. -  Мәдәният йорты янәшәсендә ясалган сәхнәдән казак җырлары гына түгел, моңлы рус җырлары да яңгырады.

Фестивальнең Күтәмә авылында үтүе очраклы түгел, нәкъ биредә берничә ел элек казаклар оешмасы барлыкка килде. Алар актив эшчәнлек алып баралар, район чараларында да катнашалар, чыгыш ясыйлар. Әлеге җыр бәйрәмен оештыруга да алар зур өлеш керткәннәр.

Фестиваль кунакларын самаварда кайнаткан чәй, учакта пешкән карабодай боткасы белән дә сыйлаганнар. Бер почмакта казаклар тормышына багышланган күргәзмә дә булган.

-Бәйрәм авылдашларга да, кунакларга да бик ошады. Бу фестивальне традициягә кертү  турында тәкъдим яңгырады, - ди Марина Лазарчук. – Шуңа күрә киләсе елда да Күтәмәдә кабат җыелу планнары белән таралыштык.

фото: Марина Лазарчук

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев