Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Каты көнкүреш калдыкларын – полигонга

Район үзәгендә каты көнкүреш калдыклары өчен 45 урында 200 контейнер урнаштырылган. "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыятенең техникалары (3 автомашина, 1 трактор) график буенча контейнерларны бушатып тора. Көнгә уртача 45-60 контейнер, 3-4 бункер чүп-чар полигонга чыгарыла. 2-3 рейс бакча чүпләре, ботаклар да түгелә. - Бакчадан чыккан чүп - бәрәңге,...

Район үзәгендә каты көнкүреш калдыклары өчен 45 урында 200 контейнер урнаштырылган.


"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыятенең техникалары (3 автомашина, 1 трактор) график буенча контейнерларны бушатып тора. Көнгә уртача 45-60 контейнер, 3-4 бункер чүп-чар полигонга чыгарыла. 2-3 рейс бакча чүпләре, ботаклар да түгелә.

- Бакчадан чыккан чүп - бәрәңге, помидор сабаклары каты көнкүреш калдыкларына керми. Аны хуҗалар үзләре түгәргә тиеш. Мондый чүпләр өчен полигон читендә махсус урын бар,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Михаил Арютин.

Җәмгыятьнең техникалары атнага ике тапкыр(чәршәмбе һәм шимбә) Лашман авылыннан да каты көнкүреш калдыкларын полигонга илтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” ачык акционерлык җәмгыяте