Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармыш кызлары җырлый-җырлый каз йолка

Кармыш авылында каз өмәләре башланып китте, авыл хатын-кызлары йорттан-йортка йөреп каз йолкалар.

Суфиян һәм Альбина Сафиуллиннар йортындагы күмәк эш үзе бер бәйрәмгә әверелде. Кармышның уңган кызлары җырлый-җырлый 20 казны бик тиз эшкәрттеләр. Билгеле, эш беткәч, өмәчеләр каз шулпасы һәм каз бәлеше белән сыйландылар.

Күпләп су кошлары асраучы Фәридә Юнысова һәм Нәфисә Гыйниятуллиналар йортларында да бу көннәрдә каз йолкучылар җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев