Ивашкинода район газетасын укучылар саны арта
Ивашкино элемтә бүлекчәсе хат ташучысы Людмила Гаврилова бүген 96 йортка "Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" газетасын тарата. Яңа елдан хат ташучы район газетасын Нина Романовага да китерә башлый. Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова ветеранга район газетасына заказ оформить иткән. -Нина Николаевна озак еллар колхозда эшләп ялга чыккан. Ул элегә кадәр...
Ивашкино элемтә бүлекчәсе хат ташучысы Людмила Гаврилова бүген 96 йортка "Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" газетасын тарата.
Яңа елдан хат ташучы район газетасын Нина Романовага да китерә башлый. Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова ветеранга район газетасына заказ оформить иткән.
-Нина Николаевна озак еллар колхозда эшләп ялга чыккан. Ул элегә кадәр газета-журналлар алдырмады. Аның өчен бу көтелмәгән бүләк була, -ди дүрт елдан артык авыл халкына хезмәт күрсәтүче Людмила Михайловна. -Киләсе елның беренче яртысына авылдашлар "Безнең Чирмешән"гә 102 заказ карточкасы тутырдылар. Безнең халык район газетасын яратып укый, аңа гел теләп язылалар.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев