Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкинода һәр йортта диярлек район газетасын укыйлар

Ивашкино, Иске Котыш, Иске Элмәле элемтә бүлекчәләре район газетасын бүген дә былтыргы күләмдә тараталар, заказларны киметмәделәр. 2018нче елның беренче яртысына "Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" газеталарына яздыруда иң яхшы эшләгән әлеге элемтә бүлекчәләре мөдирләрен һәм хат ташучыларны редакциягә кунакка чакырып, хезмәтләре өчен рәхмәт белдердек, истәлек бүләкләре тапшырдык. Ивашкино бүлекчәсе узган елдагыдан 13кә...

Ивашкино, Иске Котыш, Иске Элмәле элемтә бүлекчәләре район газетасын бүген дә былтыргы күләмдә тараталар, заказларны киметмәделәр.

2018нче елның беренче яртысына "Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" газеталарына яздыруда иң яхшы эшләгән әлеге элемтә бүлекчәләре мөдирләрен һәм хат ташучыларны редакциягә кунакка чакырып, хезмәтләре өчен рәхмәт белдердек, истәлек бүләкләре тапшырдык.

Ивашкино бүлекчәсе узган елдагыдан 13кә күбрәк, 117 данә район газетасына заказ алган.

-Бездә "Безнең Чирмешән"не һәр йортта диярлек алдыралар, - ди хат ташучы Людмила Гаврилова. - Журналлар алдыручылар да күп. 112 кешегә пенсия таратам. Эшемне яратам. Газета-журналларны көнендә ияләренә җиткермәсәм тынычлап ял да итә алмыйм.

Людмила Михайловнаның ире Николай фермер хуҗалыгында эшли. Бу гаилә 3 баш сыер, 2 баш үгез, 15 баш сарык асрый икән. Өч балага да эш, шөгыль табылып тора, әти-әниләренә гел булышырга тырышалар.

Иске Котыш һәм Иске Элмәле элемтә бүлекчәләре җитәкчеләре Надежда Сергеевна Борисова һәм Маргарита Викторовна Захаровалар да үз эшләренең осталары, авылда хөрмәтле, уңган кешеләр.

-Район газетасын үзем дә бик яратып укыйм, - ди Надежда Борисова. -Соңгы вакытта безнең Иске Котыштан да хәбәрләр, язмалар еш басылу куанычлы, үзеңнекеләр якынрак бит.

Түбән Чегодайдан 74 яшьлек Ибраһим абый Дәүләтшинны өенә барып бүләкләдек. Ветеран бу авылда ел саен иң күп матбугат басмасы алдыручылардан икән.

-Ел да 7-8 төрле басмага заказ бирәм, "Безнең Чирмешән"гә язылмый калганым юк. Китаплар да укыйм, - ди ветеран. -Алар миңа юаныч. Кырык елдан күбрәк гомер иткән хатыным вафат булгач, ялгыз яшим, вакытны үткәрү бик авыр. Ярый әле кызларым хәлемне белеп, булышып торалар. Бүләгегез, игътибарыгыз өчен сезгә дә рәхмәт.

Редакция "Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан"га яздыру буенча зур хезмәт куйган барлык элемтә бүлекчәләренә, хат ташучыларга рәхмәтен ирештерә. Аларга, газета укучыларга да саулык, бәхет, гел безнең белән булуларын телибез.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined укыйлар диярлек район һәр йортта газетасын Ивашкинода