Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмештә халык яхшы юллар сорады

Мәдәният йортлары арасында Югары Чегодай клубы бинасы районда иң шыксызның берсе булып калды. Монда капиталь ремонт таләп ителә. Әлеге торак пункт та кергән Иске Үтәмеш авыл җирлеге җыенында җитәкчеләргә халыкның шушы үтенече хакында да әйттеләр. Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов сүзләренчә, берничә ел элек Югары Чегодай авылы мәдәният...

Мәдәният йортлары арасында Югары Чегодай клубы бинасы районда иң шыксызның берсе булып калды. Монда капиталь ремонт таләп ителә. Әлеге торак пункт та кергән Иске Үтәмеш авыл җирлеге җыенында җитәкчеләргә халыкның шушы үтенече хакында да әйттеләр.

Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов сүзләренчә, берничә ел элек Югары Чегодай авылы мәдәният йортының түбәсен яңартканнар. Пластик тәрәзәләр дә куелган. Тулысынча ремонт исә быелгы планга кертелмәгән, тик, әгәр бу юнәлештә өстәмә финанслау булса, район җитәкчеләре бу мәсьәләне хәл итәргә өметләндергән.
-Урманасты Үтәмеш мәктәбенең элеккеге бинасында урнашкан фельдшер-акушерлык пунктына түбәдән су үтә, - ди Рәфис Мингулов. - Һәр елны аны өлешчә ремонтласак та, әлеге проблемадан котыла алмыйбыз, эшләгәннәребез юкка чыга. Турыга ябылган мәктәп бинасының түбәсен тулысынча яңартсаң гына. Ә иң яхшысы - аерым яңа модульле ФАП кую, шуны эшләп булмасмы икән дигән уебыз бар.
Иске Үтәмештә, Урманасты Үтәмештә, Югары Чегодайда, Иске Сережкинода - авыл җирлегенең дүрт авылында да кайбер урамнарга яхшы юл кирәк. Моны халык сорый. Автобус тукталышларына павильоннар урнаштыру зарур. Район ярдәме белән бу проблеманы хәл итәргә керешкәннәр инде.
Иске Үтәмеш мәктәбенә спорт мәйданчыгы да сорыйлар. Югары Чегодайда буаны чистартасы иде, ди халык. Иске Сережкинода кибет алдында язын-көзен пычрак, вак таш булса да түшисе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Чегодай Иске Үтәмеш җыен